Зинира Рамазанова: Табиблар мине «исән калса да, гарип булачак” дигән
Зинира һәм Ризат Рамазановлар менә инде ничә еллар дәвамында татар эстрадасында популяр дуэтлар рәтендә. Аларның үз юлы, үз тамашачысы бар – бүгенгә кадәр халык мәхәббәтен саклап киләләр.
Миңа 6 ай булганда, сепсис авыруы белән чирләгәнмен, каным зарарланган. Әнием белән өч ай тирәсе Уфа хастаханәсендә ятканбыз. Миңа берничә кешенең канын салганнар. Инде аяк-кулларым хәрәкәтләнә алмый башлагач, табиблар әниемә: “Балагыз исән калса да, гарип булачак”, – дигән. Әнием: “Балам исән калып, үз аякларында йөреп бәхетле булсын иде”, - дип Ходайдан сораган. Аллаһка шөкер, исән калганмын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев