1 апрель - Халыкара көлке көне
1 апрель – Көлке көнен Русиядә генә түгел, бар дөньяда бик теләп бәйрәм итәләр. Бу бәйрәмдә, гадәттә, таныш-белешләрне җиңелчә генә “алдаштыралар”, шаярталар. Ел саен шаяртулар да төрләнә бара, берсе урынына икенчеләре уйлап табыла. Ләкин шунысы бәхәссез: шаяртулар бу көнне кешеләргә тик яхшы кәеф, шат елмаю гына бүләк итәргә тиеш!
Түбәндә газета укучыларыбыздан килгән мәзәкләрне тәкъдим итәбез.
Туры мәгънәсендә аңлаган
Узган гасырның 90нчы елларында берара миллионерлар булып алган идек. Хезмәт хаклары гына вакытында бирелмәде. Минем Шәмәрдән гимназиясендә (әле лицей түгел) завуч вазифасын башкарган чор. Булган барлык запасны туплап, әҗәткә кереп, кулланышта булган “Алтылы” машинасы алдым.Ул миңа 13 миллионга төште. Якын дустым, хезмәттәшем Миндел Вәлиуллиннан да бер лимон (ягъни миллион сум) сорап торган идем. Көтмәгәндә берничә айлык хезмәт хакын бирмәсеннәрме! Укытучылар бүлмәсендә хатыным белән (ул да мөгаллимә) сөйләшеп торганда яныбызга Миндел ага килеп: “Бик якын дуска бер лимон табып бирәсе иде. Бик кирәк чагы икән”, – дип сүз кыстырды. Мин үземчә әҗәтне искә төшерә инде бу дип уйлап куйдым. Ул арада җәмәгатем юкка да чыкты. Мин бурычымны дустыма биреп, китәргә җыенганда, җәмәгатем кабат пәйда булды. Тиз генә өебезгә кереп чыккан икән (йортыбыз гимназия янәшәсендә генә). Кесәсеннән бер лимон чыгарды да, Минделгә сузды бу. Барыбыз да аптырашып хатын кулындагы лимонга карап торабыз. Аңышып алгач, өчебез дә шаркылдап көлеп җибәрдек. Җәмәгатем ”лимон” сүзен туры мәгънәсендә аңлаган булган.
Рәйхан Кәшипов.
Булмады бу, Хәй…
Бабам Хисамиев Фәттахетдин Хисаметдин улы авылда беренче механизаторлардан булып, озак еллар тракторда эшләгән. 1943-1945 елгы хужалык кенәгәләрендә дә аның турысына тракторчы диеп язып куелган. Язгы-көзге эш вакытларында алмашчы билгеләп, көне-төне кырдан кайтып кермәгәннәр. Бабайның алмашчысы Хәй абый Фәйзриев булган. Алар тракторны ташлагач та әле, урманда эшләгән тормыш иптәшләре белән бергәләп агачлык та сакладылар.
Колхозда берничә трактор булып, ярышып эшли торган заманнарда, бу ике карт, картаеп та киткәннәрдерме, тракторлары да үзләре кебек тузгандырмы, белмим, беренчелекне ала алмый интегәләр икән. Шулай бер көн бабай Хәйне алмаштырырга диеп кырга чыгып басса, ни күрсен, басуның теге башыннан кара төтеннәр атып, трактор үкереп килә, ә кабинага таяк белән Кызыл әләм эленгән. Бабай, сабый балалар шикелле шатланып, дүрт күз белән тракторның басу читенә чыгып җиткәнен күзәтә. “Бүген Хәй безне алга чыгарган бит” дигән шатлыклы уй да күңелдә. Трактор менеп җиткәч, инде болай да тимер арасында йөреп, бер күзсез калган, икенчесе дә зур күзлек белән генә күргән Фәттах бабай, таяк башында Хәйнең кызыл футболкасы икәнен белеп ала да: “Булмады бу, Хәй”,– диеп сукранып куя.
Камил Хисамиев.
Куркыныч “трюк”
Өйлә намазыннан соң, хәләлем, ятып торам әле диеп, йокы бүлмәсенә кереп китте. Ярты сәгатьләп вакыт узды. Ә минем башка шуклык килде. Тальян гармунымны алдым да, йокы бүлмәсе ишеге янында дәртле көй уйнап җибәрдем. Аннары ишекне ачып: “Әбисе, сине үз гомереңдә шулай гармун уйнап йокыдан уятканнары бар идеме?”– дигән булам. Хатыным миңа: “И, бабай, 82 яшеңне тутырып та, акыл керәсе юк икән”, – дип дөрес диагноз куйды.
Башкаларга әйтәсе килгәнем шул: бу “трюкны” белер-белмәс кабатлый күрмәгез. Бик куркыныч. Бүлмәдән маңгаегызны ярырдай әйбер очып чыгуы бар.
Мәгъдәнур Гатауллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев