Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

1 апрельдән Россиядә социаль пенсияләр 7,5 процентка арта

Апрельдән социаль пенсияләр күләме 7,5 процентка артачак. Россия Хөкүмәте индексация күләмен узган елда пенсионерларның яшәү минимумы үсешеннән чыгып билгеләде. Бу хакта Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Билгеләп үтелгәнчә, 1 апрельдән махсус хәрби операциядәге хәрби хезмәткәрләр һәм контрактчылар, хәрби хәрәкәтләр барышында инвалидлык алган хәрби хезмәткәрләр, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм радиация яки техноген һәлакәтләр аркасында зыян күргән гражданнар шулай ук югары дәүләт социаль ярдәмен алачак.

Яңалык 4 миллионнан артык кешегә кагылачак. Бу максатларга бюджетта 37,5 млрд сумга якын акча каралган.

Россия Президенты Владимир Путин 9 февральдә эшләмәүче пенсионерларга пенсияләрне 7,5 процентка арттыру турындагы законга имза куйды.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/1-apreldan-rossiyada-social-pensiyalar-75-procentka-arta-5884217

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев