Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

1 февральдән бала тугач бирелә торган түләү артачак

1 февральдән әлеге түләү күләме 5,6% ка индексацияләнәчәк.Татарстан халкы нинди суммага өмет итә алачак һәм ул нәрсәгә бәйле булачак. бу хакта «Татар-Информ» материалында.

 Бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләүне барлык гаиләләр дә ала — керемнәр дәрәҗәсе һәм балалар саны роль уйнамый. Ата — аналарның статусы да мөһим түгел: алар рәсми рәвештә эшкә урнашырга, үзләре өчен эшләргә, эшсез булырга яки ИП буларак теркәлергә мөмкин-моннан пособие суммасы үзгәрми.

 2026 елның 1 февраленнән бала туганда түләү индексацияләнәчәк һәм якынча 1,5 мең сумга артачак, 28,5 мең сумга җитәчәк. Әгәр берьюлы ике яки аннан да күбрәк бала дөньяга килсә, пособие һәр сабыйга аерым билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев