114 илне иңләгән очучы Фәрит Сабиров: «Африка онытырлык түгел»
Тумышы белән Икшермә авылыннан булган очучы турында республика матбугаты яза.
Чирек гасыр эчендә Җир шарының 114 илен иңләгән очучы ул Фәрит Сабиров. Чит җирләрдәге тормышы гел ал да гөл булып тормаган, әлбәттә. Хәтта төрмә «сый»ларын да татырга туры килгән. Бүген аның йорты чын музей кебек. Африкадан, Әфганстаннан һәм башка төбәкләрдән алып кайткан экспонатлар турында сөйләп туймый. Кайчандыр йөргән эзләрен хәтерендә әнә шулай яңарта. Шунысына игътибар иттем: нәрсә турында сөйләшә башласа да, җаен табып, Африкага «әйләнеп кайта». Сөйләшүне дә шуннан башларга булдык. – Африка илләре бигрәкләр дә күңелегезгә кереп калган, ахры?
– Нәрсә дисәң дә, 14 ел вакытым шушы континентта үтте бит. Африкада эшләргә 1996 елда Мәскәүдәге Халыкара йөк ташу оешмасы тәкъдим иткән иде. Беренче тапкыр Конгога җибәрделәр. Монда килеп төшкәч тә, үземне чит планетада кебек хис иттем. Бөтенләй башка, без белмәгән тормыш, ят ихтыяҗлар белән яши торган кешеләр… Ничек яшәрбез дигән сорауга җавап эзләргә вакыт тимәде. Ничек эшләрбез, самолетта ничек очарбыз икән, дигәне баш миен бораулады. Андагы тәртипсезлек, җавапсызлык чиктән ашкан иде. Самолетлар өчен очып китү, төшү полосалары юньләп төзелмәгән. Булса да, аларны әллә ни санга сукмыйлар. Тәртипкә китерер өчен белемле диспетчерлар да юк. Координатларны бирәләр дә, шунда очарга кирәклеген генә әйтәләр. Самолетны утырта башласаң, туры юлны табар хәл юк. Карыйсың, аста кешеләр йөгерешә. Җиңел булмаслыгын шунда ук аңладык. Әмма эш эш инде ул. Ничек кенә булса да җайларга, көйләргә кирәк иде. Әле ярый тел белән проблема килеп чыкмады. Андагы министрлар да, җитәкчеләре дә кайчандыр Советлар Союзында, Россиядә укыганнар. Барысы да диярлек рус телендә яхшы сөйләшә. Үзебез дә өйрәндек. Инглиз теленнән башка эшләп булмаячагы көн кебек ачык. Мексикада испан телен аңлый төштем. Кайда нинди телдә сөйләшсәләр, шуны эләктереп калырга тырыштым. Иң мөһиме, Россиядән килгәннәрнең абруе югары дәрәҗәдә иде. Мөселманнар яши торган илләрдә, бигрәк тә. Мине гел «татарин» дип йөрттеләр. Исемемне шулай дип уйлаганнар, күрәсең. Бервакыт шулай бер генерал ресторанга дәште. «Татар» да, «татар», ди. «Минем исемем Фәрит бит», – дигәч, шаккатты.
Африка 50–60 градуслы эсселеге, ком бураннары белән истә калды. Кайчагында берни күренми, самолетны эчке сиземләвең белән генә утыртасың. Шул ук вакытта аңлыйсың: әз генә читкәрәк чыксаң, беттең дигән сүз. Якын кешеләреңнән ерак булу, экипаж өчен жаваплылык – Африкада булган командировкалар нигездә әнә шундый хисләргә бәйле. Уңай якларын алганда, җирле халыкның яхшы хезмәт күрсәтүе турында әйтсәк була. Теләгәне тырышты, чөнки алар өчен акча эшләү юллары әллә ни күп түгел. Тик барыбер бер мизгелгә дә күздән ычкындырырга ярамый. Ак тәнле кешене талау алар өчен үзенә күрә бер фыртлык санала. Хәтта бу гамәлләре белән горурланалар да.
Безнең күзлектән караганда, Африкада медицина да, белем бирү дә, эш тә, ниндидер инфраструктуралар да юк. «Кызыл хач» яки башка шундый халыкара оешмалар булмаса, белмим, ничек яшәрләр иде. Без тәрәзәсез, диварсыз, парталарсыз бер медицина институтында булган идек. Шаккаттым: монда нинди белгеч әзерләргә була инде? Гомумән алганда, ялкаурак алар. Эштән качалар, шуңа күрә начар яшиләр дә. Әгәр климатлары бездәге кебек булса, мөгаен, ачтан үләрләр иде. Әле ярый кием һәм җылылык турында уйлыйсылары юк. – Җирле халык белән аралаштыгызмы? – «Африка цивилизациясе»ннән читтәрәк халык башкача яши. Беркатлырак. Көнләшер кешеләре дә юк. Элеккеге гореф-гадәтләре буенча салмак кына яшәүләрен дәвам иттерәләр. Алар белән очрашсаң, үзеңне вакыт машинасында борынгы заманнарга кайткан кебек хис итәсең. Иге-чиге күренмәгән саванналар, бик гади куышлар, бизәнү әйберләре тагып, үзләренчә матурлык тудыручы хатын-кызлар…. Алар бөтенләй башка дөньяда яшиләр. Әмма андыйлар белән аралашу күпкә җиңелрәк. Иң мөһиме, үзеңнең яхшы ният белән килгәнеңне генә күрсәтергә, куркытмаска кирәк. Барып чыкса, иң хөрмәтле кунакка әйләнүеңне көт тә тор.
– Тик кунак булу урынына төрмәдә дә утырырга туры килгән бит… – Бу хәл 1999 елда, Конгода булган иде. Африкада халык кызу канлы. Бер дә тик ятмыйлар. Монда да чираттагы түнтәрелеш булды. Җирле баш күтәрүчеләр хакимияткә килде. Шунда ук французларны, бельгиялеләрне һәм безне әсирлеккә төшерү буенча хәрби операция үткәрделәр, төрмәгә утырттылар. Бу, аңлашыла ки, илнең бары тик шул чордагы сәясәтенә генә бәйле иде. Сәбәбен тапкан булдылар. Имеш, баш күтәрүчеләрне бомбага тотканбыз. Югыйсә без оча торган самолетлардан бомбага тотып булмый, хәтта бик теләсәк тә. Яңа хакимият шул рәвешле башка илләрнең игътибарын җәлеп итәргә уйлады, тануларын теләде. Дөрестән дә, башта Франция илчелегеннән, аннары Бельгиянекеннән килделәр. Ә Россиядән илчеләр белән бергә хәтта тышкы эшләр министры урынбасары да килеп чыкты.
Африка төрмәсе – аерым бер тарих ул. Ярдәм кулы сузучы булмаса, анда исән калуың бик икеле. Кулга алынучыларны беркем ашатмый да, дәваламый да. Камераларда кеше саны тиешледән 2–3 тапкыр артыграк. Черем итеп алам дисәң, чират көтәргә кирәк. Дөресрәге, төрмә – акча җыю урыны. Кич белән тоткыннарның туганнары килә, башларын җиргә бәрә-бәрә, бер гаепсезгә утырулары турында аңлаталар. Шуннан сатулашу китә… Башта безне, стенага терәп, куркытып маташтылар. Бернәрсә дә килеп чыкмаслыгын аңлагач, чамасын белеп кенә кылана башладылар. Күбрәк миннән сорау алдылар. Казанда нинди аэродромнар бар, алар кайда урнашкан, нинди хәрби самолетлар җитештерелә кебек сораулар иде бу. Дөресен сөйләсәң дә, ялганласаң да, аларга берни бирми торган мәгълүматлар, кыскасы. Кайчагында кызык өчен әллә ниләр сөйләп ташлый идек. Нәрсә әйтсәң дә, беркетмәгә теркәп барган булдылар. Ике атна тирәсе шулай тарткалашканнан соң, мин үземне ничек тотарга икәнлеген аңлап алдым.
Французлар килгәч, безне ашата башладылар. Капчык-капчык икмәк алып киләләр иде. Бераздан инициативаны үз кулыма алдым да, җирле тоткыннардан гомер бакый җыештырылмаган төрмә бинасын чистарттырдым. Эшләгән өчен икмәк тараттым. Төрмә сакчыларына бу бик ошады. Әллә шаяртып, әллә чынлап: «Болай булгач, без сезне җибәрмәбез инде», – дигән нәтиҗә ясадылар. Шулай итеп, ике ай тирәсе тоткынлыкта ятарга туры килде. Сүз дә юк, бу вакыйга безнең өчен дә, якыннарыбыз, гаиләбез өчен дә бик зур сынау булды.
– Тагын кайсы илләр турындагы хатирәләр күңелдә гел яңарып тора?
– Аларның һәрберсе өермә кебек. Уйлана башласаң, шундук әйләндереп ала. Нәрсә дисәң дә, күп вакытта ил башлыкларын йөртергә, тормышның иң кызу җирендә кайнарга туры килде. Гвинеяда шаман мине, ритуал үткәреп, «Татарстан юлбашчысы» итеп сайлап куйды. Мексикада, инструктор буларак, 6 кешене очарга өйрәттем. Ә иң ошаган ил Сингапур булды. Анда 4 ел эшләдем. Минемчә, Россия буенча Сингапурда шулай озак эшләгән пилот башка юк. 2020 елга кадәр Әфганстанда булдым. Андагы халык африкалыларга караганда да начаррак яши. Әмма безгә мөнәсәбәтләре бик әйбәт булды. Бер карт минем «шурави» икәнлегемне белгәч: «Мин нишләп сезгә каршы көрәшеп йөргәнмен икән? Яшь булганмын, аңламаганмын», – дип җиргә ятып елады.
– Чит илләрдә дусларыгыз калдымы?
– Бик күп. Шундый ук йөк ташу эше белән шөгыльләнүче экипажлар бар әле. Шалтыратышып торабыз. Киңәшләр сорыйлар. – Элеккечә илләр гизәргә чыгып китәргә теләгән чакларыгыз буламы? – Мин шундый күп йөргәнмен икән. Хәзер инде беркая да чыгып китәсем килми кебек. Хәләл җефетем кайчакларда үпкәләгән була. Шуңа күрә аңа сәяхәттә йөрергә шартлар тудырырга тырышам. Иң зур бәхетем – ике балам, дүрт оныгым. Акыллылар, ярдәмчелләр. Шуңа шатланып туя алмыйм. Һөнәремне дәвам итүче әлегә юк. Биш яшьлек оныгыма өметләнәм. Минем кебек тынгысыз ул чөнки.
– Гади бер авыл малаенда зәңгәр күкне гизү хыялы ничек пәйда булды икән?
– Мин Саба районындагы Икшермә авылында туып-үстем. Кайдан килгәндер инде андый уй, карт әбием, бер тапкыр гына булса да, Казан мунчасында юыну теләге белән яшәде. Бик мунча керергә ярата иде ул. Мине дә өйрәтте. Хәзер дә бишәр сәгать парланып ятам. Балачакта уйлапмы, уйнапмы аңа гел: «Әбием, бер дә кайгырма. Менә самолет йөртергә өйрәнермен дә алып барып кайтырмын», – дип әйтә идем. Шулай сөйләнә торгач, үземне дә ышандырганмын, ахры. Очучылар әзерли торган училищега керергә хыяллана башладым. Мәктәптә укуымның рәте-чираты юк иде. Бишенче сыйныфны тәмамлагач, абыем армиядән кайтты. «Очучы булыр өчен бик яхшы укырга кирәк», – дигәч, бөтен көчемне куеп, алдынгылар сафына күтәрелдем. Әмма табиблар ялгышы белән медосмотр үтә алмадым. Яңадан анализлар биргәнче, армиядә хезмәт итәр вакыт җитте. Бер хәрби комиссар миңа: «Вакытыңны бушка уздырма. Казан авиация үзәгенә йөр», – дигән иде. Шулай эшләдем дә. Аннан Омскида очучылар әзерли торган училищены тәмамладым. Шуннан бирле зәңгәр күк – минем иң якын юлдашым. 66 яшьтә генә очудан туктарга туры килде. 25 яшемдә үк карт әбиемнең теләген үтәдем. Дөрес, исән түгел иде инде. Казан мунчасына алып бара алмадым. Авылга башта АН-2 самолетында очтым. Сабан туе көне булганга, кеше дә күп иде. Җайсызрак булды. Утырта алмадым. Аннан вертолет белән кайттым. Шуңа күрә әйткән нәзеремне үтәдем дип саныйм.
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/11/156670/
© Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев