13 гыйнвар- Россия матбугаты көне
Бүген, 13 гыйнвар көнне, матбугат чаралары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме - Россия матбугаты көне билгеләп үтелә.
Вакытлы матбугат, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре, журналистлар 1991 елдан бирле һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Аның тарихы Петр I заманына барып тоташа: 321 ел элек «Ведомости» беренче Россия басма газетасы чыккан. Иң кызыгы — патша басманы чыгаруда үзе дә катнашкан. Ул чыгарыласы язмаларны сайлап алган, тәрҗемә сыйфатын бәяләгән һәм хаталарга тикшергән.
Совет чорында исә бәйрәм 5 май көнне билгеләп үтелгән. Ул 1922 елда «Правда» совет газетасы чыгу белән бәйле һәм Совет матбугаты көне дип аталган. Бары 1991 елда гына әлеге бәйрәмне тиешенчә 13 гыйнвар үткәрә башлыйлар.
Масса-күләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре һәм ветераннары, хезмәттәшләр!
Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз! Чын күңелдән зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, иминлек телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев