14 февраль-гашыйклар көне: яратып, яратылып яшәгез!
Бүген- гашыйклар көне! Рәсми бәйрәм булмаса да, аны дөньяның күп илләрендә, шул исәптән Россиядә дә билгеләп үтәләр. Бу көн - бер-береңә назлы сүзләр әйтеп, арадагы мәхәббәт ялкынын тагын да көчәйтү өчен яхшы мөмкинлек.
Әлеге көн турында кызыклы фактлар:
1. "Гашыйклар көне" (яки Изге Вәли) бөтен дөнья буенча нәкъ 14 февраль көнне билгеләп үтелә.
2. Бу бәйрәм мәхәббәттән газапланучы Валентин хөрмәтенә (день Святого Валентина) шулай аталган.
3. Безнең эрага кадәр 498 елда Геласий ата (Папа Геласий) 14 февральне - Изге Вәли көне дип атаган.
4. АКШта 1777 елдан бирле әлеге көнне зурлап бәйрәм итәләр.
5. Бу көнне дөньяда 50 миллиардтан артык роза сатыла.
6. 14 февральдә дөньяда 9 миллион кеше йорт хайваннарына бүләкләр ала икән.
7. Япониядә 14 февраль - Ирләр бәйрәме.
8. Бу көнне хатын-кызлар ирләргә караганда 2 тапкыр азрак акча тота.
9. Иң беренче "валентинка" герцог Чарльз Орлеанский тарафыннан 1415 елда ясалган.
10. Пар күгәрченнәр - әлеге бәйрәмнең рәсми символлары.
10. Иң күп сатылучы бүләк - шоколад һәм төрле конфетлар.
11. Иран һәм Согуд Гарәбстанында бу бәйрәмне бәйрәм итү тыелган.
12. Әлеге бәйрәмне каршылау йоласы Англиягә барып тоташа.
13. 14 февральдә немецлар рухи сәламәтлек көнен билгеләп үтә.
14. Бу көнне үз-үзенә кул салуларның 75%ы бәхетсез мәхәббәт аркасында килеп чыккан фаҗига дип аңлатыла.
15. Франциядә бер-береңә шигырьләр бүләк итү йоласы яши. Ә хәзерге вакытта асылташлар бүләк итү киң таралган.
Яратып, яратылып яшәгез, дуслар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев