14 яшьтән законлы рәвештә гаилә кору гомерлеме
Башкортстанда яшәүче яшүсмерләр хәзер 14 яшьтә үк ир белән хатын булып куя ала. Бу көннәрдә республикада шундый закон гамәлгә кертелгән. Дөрес, бу мөмкинлектән алар җитди сәбәпләре булганда, әйтик, кыз бала йөккә узган очракта гына файдалана алачак. Аңа кадәр Башкортстанда 18 яшьтән генә гаилә кору рөхсәт ителә иде. Депутатларны республикадагы вәзгыять...
Башкортстанда яшәүче яшүсмерләр хәзер 14 яшьтә үк ир белән хатын булып куя ала. Бу көннәрдә республикада шундый закон гамәлгә кертелгән. Дөрес, бу мөмкинлектән алар җитди сәбәпләре булганда, әйтик, кыз бала йөккә узган очракта гына файдалана алачак. Аңа кадәр Башкортстанда 18 яшьтән генә гаилә кору рөхсәт ителә иде. Депутатларны республикадагы вәзгыять уйга салган. Рәсми мәгълүматларга караганда, Башкортстанда ел саен 16 яше дә тулмаган яшүсмерләр арасында 20ләп никах теркәлә икән. Ничек уйлыйсыз, мондый иртә никах гомерлеме?
Флюра ИЛДАРХАНОВА, Татарстан Фәннәр академиясенең "Гаилә һәм демография милли тикшеренү үзәге" җитәкчесе:
- Бу закон турында ишеткәч шаккаттым. Аерым очракларда иртә никахны рөхсәт итүне аңларга була әле. Ә менә аны закон дәрәҗәсендә кабул итүләре бөтенләй башка сыймый. 8-9 сыйныфта укучы 14 яшьлек кыз бала гаилә кору өчен рухи яктан гына түгел, физик яктан да әзер булмый әле. Татарстанда мондый куркыныч юк. Бездә әле 16 яшьтән бала тудыручылар да бик аз. Өстәвенә, хәзер республикада гаилә кору вакыты да артты. Яшьләр, нигездә, 25 яшьтән соң гына өйләнешергә тырыша. Кичә иртән Татарстанның мәгариф һәм фән министры белән очраштык. Ул безгә гаилә нигезләренә багышланган укыту-методик комплексы төзергә дигән мөһим бурыч йөкләде. Мин аны тормыш фәне дип атар идем. Өлкән сыйныф укучылары үзләре дә мәктәпләрдә шундый фәннең җитмәвен әйтә. Әле күптән түгел безнең үзәк тарафыннан 10-11 сыйныф укучылары арасында уздырылган сораштыруда укучыларның 63 проценты мәктәптә гаилә нигезләре дигән фән укытылсын иде дип белдерде. Шунысы игътибарга лаек: бүген өлкән сыйныф укучыларының күбесе киләчәктә гаиләсендә ике-өч бала булуын тели. Яшьләр гаиләне беренче урынга куя. Ник дигәндә, бүген бер балалы буын үсеп җитте. Ялгызы гына үскәч, алар үз гаиләсендә балаларның күбрәк булуын тели.
Илнар хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН, "Туган авылым" мәчете имам-хатыйбы:
- Ислам динендә никах балигъ кешеләр арасында теркәлә. Балигъ булу исә бездә 18 яшьтән түгел, җенси өлгерү чорыннан санала. Әйтик, бала җенси яктан 12 яшьтә өлгерсә, алар арасында никах теркәргә була. Шуңа күрә никахны 14 яшьтән теркәү дәүләт кануннарын шәригатькә якынайта. Динебез моны хуплый, аңа берничек тә каршы чыга алмый. Шул ук вакытта кайбер ата-аналар балаларын дөрес тәрбияләми. Алар аны 18 яшькә кадәр кечкенә бала кебек тәрбияли һәм еш кына баласының үскәнен ул авырга узгач кына аңлый. Акыллары үсмәсә дә, аларның гәүдәләре үсә бит. Билгеле бер ихтыяҗлары барлыкка килә. Шуңа күрә ата-аналар балаларын гаилә корып яшәргә сәләтле зур кеше итеп тәрбияләсәләр, дөресрәк булыр иде.
Алсу ФАЗЛЫЕВА, җырчы:
- 14 яшьтән законлы рәвештә гаилә кору иртәрәк шул. Балалар өчен икеләтә ут йотып яшәргә кирәк булачак бит. Алар барыбер ата-ана җилкәсендә яшәячәк. Бу яшьтә кешенең психологиясе тулысынча формалашкан була дип әйтә алмыйм. Бу закон таркалган гаиләләр белән ятим балалар саны артуга китерәчәк, миңа калса.
Наталья БРАГИНА, психолог:
- Россиядә шундый сәер күренеш күзәтелә. Җинаять өчен баланы 14 яшьтән үк хөкем итә башласалар да, 14 яшьтә бала табу, гаилә коруны җинаятьтән дә ким хурламыйлар. Шуңа аерым очракларда бу яшьтән гаилә коруны законлы рәвештә рөхсәт итүнең бер начарлыгын да күрмим. Аннары иртә гаилә коруның үз өстенлекләре дә бар. Хәзер балалар физик яктан тиз өлгерсә дә, акыл ягыннан соң өлгерә. Яшьли гаилә корып куйган очракта, аларда җаваплылык хисе дә артыр, тизрәк олыгаерлар да иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев