Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

20 май-Бөтендөнья бал кортлары көне

Бер кило бал җыю өчен бал корты 150 мең очыш ясарга һәм 300 мең чакрым очарга, шул ук вакытта 10 миллион чәчәккә кунарга тиеш икән

Ә сез беләсезме?

Бал кортлары беркайчан да йокламый. Кыш көнне дә, җәй көнне дә алар уяу. Бал ташый торган бал кортларының үзенчәлеге: алар кышкы йокыга (анабиозга) талмый. Башка бөҗәкләр — чебеннәр, шөпшәләр һәм башкалар кебек, бал кортлары йоклап ятмый. 

Бөҗәкләрнең күбесенең организмында 20 процент чамасы туклыклы матдәләр туплана. Шуның хисабына алар кышны йоклап уздыра.

Бал корты организмында мондый туплау үзлеге юк. Кышка кергәндә бал кортының гәүдәсендә майлар 1,2–2,3 процент кына була. Бу үзлек хисабына бал кортлары үзләренә кирәк кадәр генә түгел, күпкә артык азык җыя һәм шуны саклый. Нәкъ менә шул азыкны ашап торып, алар ризык аз булган, салкын озак дәвам иткән вакытта, яңгырлы көннәрдә исән кала.

Кыш көнне җылылыкны саклау өчен бал кортлары йомгак булып җыелыша. Кышны чагыштырмача актив халәттә, бал ашап уздыралар. Әлбәттә, бу вакытта аларның тормыш ритмы акрыная. Физиологик процесслар чагыштырмача сүлпән бара. Шул хисапка алар азыкны сакчыл куллана.

фото https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев