Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

20 ноябрь - Бөтендөнья балалар көне

Бөтендөнья бала көненең максаты- хәзерге балачакның актуаль проблемаларына игътибар иттерү, җәмәгать оешмалары, хакимият һәм һәр кешене балаларның физик һәм акыл үсеше өчен кулай шартлар булдыруга өндәү.

  Берләшкән Милләтләр Оешмасы 1954 елның 20 ноябрен Бөтендөнья балалар көне дип игълан итә. Бу көнне 1959 елда Бала хокуклары декларациясе кабул ителә, ә тагын 30 елдан соң, 1989 елда, — Бала хокуклары турында конвенция, бөтен дөнья буенча балаларның хокукларын билгеләүче төп халыкара документ кабул ителә.

Мөһим дата өлкәннәргә балаларның киләчәге өчен гомуми җаваплылык турында искә төшерә, ул үсеп килүче буынга имин тормыш шартлары, белем алу,  сәламәтлек саклау һәм тулы канлы үсеш мөмкинлеге бирергә чакыра. Балалар – җәмгыятебезнең иң саклауга һәм яклауга мохтаҗ әгъзалары. Алар ныклы тәрбиягә, яхшы тормыш шартларына лаек.

РФ Конвенцияне 1990 елда раслады

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев