Татарстанның Нурлат районында көнбагыш төягән йөк машинасы әйләнеп капланган. 7 ноябрьдә көндезге 2ләрдә Самара өлкәсеннән Казан юнәлешендә хәрәкәт итүче «Вольво» йөк машинасының 55 яшьлек йөртүчесе идарәне югалтып кюветка очкан һәм әйләнеп капланган. Һәлакәт нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр юк. Йөк машинасы 20 тонна көнбагыш төягән булган. «Татар-информ»
Татарстанның Нурлат районында көнбагыш төягән йөк машинасы әйләнеп капланган.

7 ноябрьдә көндезге 2ләрдә Самара өлкәсеннән Казан юнәлешендә хәрәкәт итүче «Вольво» йөк машинасының 55 яшьлек йөртүчесе идарәне югалтып кюветка очкан һәм әйләнеп капланган. Һәлакәт нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр юк. Йөк машинасы 20 тонна көнбагыш төягән булган.

Нет комментариев