Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

2015 елга кадәр пенсиягә чыккан татарстанлылар түләүләр күләмен ничек арттыра ала

Иминият пенсиясе күләменә ике төп күрсәткеч йогынты ясый - хезмәт стажы һәм индивидуаль пенсия коэффициентлары саны (ИПК, яки пенсия баллары). Бу баллар 1,5 яшькә кадәр бала караган өчен дә исәпләнә.

 Татарстанда яшәүчеләрнең аерым категорияләре үз түләүләренә төзәтмәләр кертү хисабына акчаларын арттыра да ала.

2015 елдан пенсия билгеләгәндә индивидуаль пенсия коэффициенты исәпкә алына башлады. 2015 елның 1 гыйнварыннан соң пенсия рәсмиләштерүчеләр өчен декрет яллары чорына баллар автомат рәвештә исәпләнә. Ә моңа кадәр мондый чорлар хезмәт стажының бер өлеше буларак кына исәпкә алына иде. Шуңа күрә 2015 елга кадәр пенсиягә чыккан һәм декрет яллары булган хатын-кызлар пенсияләрен төзәтү өчен гариза бирә ала - ИПК өстәгәннән соң аларның түләүләре артырга мөмкин.

Бала караган елларда рәсми эш урыны булмаган яки кереме югары булмаган күп балалы аналар өчен яңадан исәпләтү бигрәк тә отышлы. Ә менә югары хезмәт хакы булганда пенсияне яңадан исәпләтү отышлы булмаска да мөмкин, чөнки стажны пенсия балларына алмаштыру түләүләрнең гомуми суммасын киметүгә китерергә мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2015-elga-kadar-pensiyaga-cykkan-tatarstanlylar-tulaular-kulamen-nicek-arttyra-ala-5913472

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев