Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2019 елда эшче һөнәр ияләренең хезмәт хакы артачак

HeadHunter эксперты 2019 елда кайсы һөнәр ияләренең хезмәт хакы артачагын әйтте.

2019 елда эшче һөнәр ияләренең хезмәт хакы артачак . Бу хакта HeadHunter Россия компаниясенең "Хезмәт хакы буенча мәгълүматлар банкы" проекты җитәкчесе Наталья Данина җиткерде, дип яза РИА Новости.

Моннан тыш, машина йөртүчеләргә, курьерларга, ваклап сату буенча сатучы-консультантларга, шулай ук b2b өлкәсендә сату менеджерларына ихтыяҗ зур.

Кадрлар дефициты шартларында эш бирүчеләргә эш эзләүчеләргә хезмәт шартларын тагын да яхшыртырга яки югарырак хезмәт хакы тәкъдим итәргә туры киләчәк, дип белдерә эксперт.

Шулай ук башкалада да, төбәкләрдә дә мәгълүмати технологияләр өлкәсендә консалтинг, мәгълүматлар базаларын администрацияләү, девелопмент һәм сату хезмәткәрләренә дә яхшы түлиләр.

Эксперт, тулаем алганда, 2018 елда Россиядә барлык эш бирүчеләрнең хезмәт хакын түләүдә тотрыклы үсеше сизелә, дигән нәтиҗә ясаган.

Фото: https://pixabay.com | Free-Photos

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев