Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2019 елда Россиядә туристлык визаларының кайбер төрләрен гадиләштерәләр

Бу медицина, мәгариф, эшлекле, гуманитар максатларга кагыла.

2019 елда чит ил кешеләренә кайбер төр сәфәрләр өчен Россия электрон визаларын бирә башлыйлар. Бу турыда беренче вице-премьер - Россия финанслар министры Антон Силуанов әйтте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Якын арада чит ил гражданнарына туристлык сәфәрләренең аерым төрләре өчен виза режимын гадиләштерергә планлаштырабыз. Беренче чиратта, алар медицина, мәгариф, эшлекле, гуманитар максатлар. Сүз электрон визаларны куллануны киң җәелдерү турында сүз бара.

Бу Россиядән читтәгеләргә хезмәтләр күрсәтүне арттырырга ярдәм итү чарасы, диде Антон Силуанов.

“Без хезмәтләр экспортын арттыру планы кысаларында әлеге бурычны быелдан гамәлгә ашыра башлыйбыз”, - диде ул.

Фото: www.pixabay.com | mohamed_hassan

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев