2025 елда Россиядә көзге чакырылыш 1 октябрьдә башлана
Россиядә хәрби хезмәткә көзге чакырылыш 2025 елның 1 октябрендә башлана. Бу хакта гражданнарны хәрби хезмәткә язгы чакыру нәтиҗәләре буенча брифингта һәм 2025 елның көзендә Россия Федерациясе Кораллы көчләрен һәм башка гаскәрләрне туплау үзенчәлекләре турында РФ Кораллы Көчләре Генераль штабының Баш оештыру-мобилизация идарәсе башлыгы урынбасары, вице-адмирал Владимир Цимлянский хәбәр итте. Бу хакта ТАСС яза.
Фото: «Татар-информ», Михаил Захаров
«1 октябрьдә көзге чакырылыш башлана. Бүген без аның башлануына багышланган брифинг үткәрәбез. Искәртеп узасым килә, 2025 елгы чакырылыш кампанияләре халкыбызның Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 80 еллыгы елында уза. Россия Федерациясе Президенты тарафыннан Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителгән ел», – дип билгеләде ул.
Ул ассызыклаганча, көзге чакырылыш чаралары планлы тәртиптә үткәрелә. «2025 елның көзге чакырылыш чаралары, элеккеге кебек үк, планлы тәртиптә уздырыла һәм махсус хәрби операция уздыру белән бәйле түгел», – диде вице-адмирал.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2025-elda-rossiyada-kozge-cakyrylys-1-oktyabrda-baslana-5911423
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев