Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

26 апрель — Радиация һәлакәтләрендә корбан булганнарны искә алу көне

2016 елның 8 декабрендә БМО Генераль Ассамблеясе резолюциясе белән 26 апрель Чернобыль фаҗигасендә һәлак булганнарны Халыкара искә алу көне (International Chernobyl Disaster Remembrance Day) дип игълан ителде.

 1986 елның 26 апрелендә Украина беренче атом энергетикасы - Чернобыль АЭСы кешелек тарихындагы иң зур техноген һәлакәт символы булды.

ЧАЭС һәлакәте нәтиҗәсендә атом реакторы тулаем җимерелеп, әйләнә-тирә мохиткә радиоактив матдәләр эләкте. Болытка әйләнеп, алар Украина, Россия, Белоруссия һәм Европаның башка илләренә таралды. 207,5 мең квадрат километрда радиоактив нурланыш булды.

Чернобыль һәлакәте - 20нче гасырның экологик һәлакәте дә ул. Шул ук вакытта кешелек өчен сабак та: атом-төш энергиясе контрольдән чыкса, чикләрне белми ул.
ЧАЭС һәлакәте нәтиҗәсен бетерүдә СССРның барлык республикалары халкы катнашты, диелә Calendar.ru сайтында. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X