Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

34 мең биреп торам...

Беркөнне социаль челтәрдәге шәхси битемә күптән аралашмаган танышымнан хат килеп төште.

Рус телендә сәламләп, хәлемне сораган. Мин, әлбәттә, ике дә уйлап тормастан, туган телебездә җавап яздым. «Пиши на русском», - дигән җавап килде. Аптырап киттем. Күңелдә шик туды. Хат язучы кеше бер дә танышым кебек җавап бирми, бик дорфа кылана бит! «Мне срочно деньги нужны. Сколько можешь скинуть?», - дигән сораудан соң гына эшнең нидә икәнен аңлап алдым. Танышымның шәхси битенә хөҗүм ясаганнар икән бит! Шулвакыт мине алдарга утырган кешене үзем кызык итәргә булдым. Рус телендә «Әлбәттә, ай азагына кадәр 34 мең биреп тора алам. Җитәме?», - дип сорадым. «Хәзер өегезгә кертеп чыгам», - дигән булдым. Күршем белән аралашам, янәсе. Танышым күршедә түгел, башка районда яши яшәвен. Әмма бу адәм аны беләмени?! Шулчак «дустым» миңа «Картага сала аласыңмы? Мин бит шәһәр читендә, өйдә түгел, авариягә очрадым», - дигән җавап язды. Ә мин «Әле ярты сәгать элек кенә өйдә идең бит, шул арада шәһәр читенә ничек барып җиттең?», - дигән булам. «Картамда акча юк шул, кулыңа гына бирә алам»,- дигәч, «Терминалга чап, тиз бул! », - дип боерды. Әңгәмәбез шул рәвешле тагын бераз дәвам итте әле. «Әйдә, абыеңа кертеп бирәм, ул сиңа илтер», - дигәч, танышым башка җавап бирмәде. Бу вакытта инде уен миңа да кызык булмый башлаган иде.

Әлеге битнең хуҗасы булган танышыма шәхси сәхифәсенә хөҗүм ясауларын телефон аша хәбәр иттем һәм ул сәхифәсен саклап калды.

Менә шундый хәлләр, дуслар. Социаль челтәрләрдә барыбыз да яңалыклар белән танышып, аралашып утырырга яратабыз. Инде хәзер яшьләр генә түгел, өлкән яшьтәге абый-апалар арасында да бик популярлашып китте бу мавыгу. Һәрберегезгә дә «Сак булыгыз, берүк капкынга эләгә күрмәгез!», - диясем килә. Бер матур кичтә туганыгыз яки дустыгыз «Картама акча сал әле, зинһар», - дип язса,терминалга чыгып йөгерергә кирәкмәс...

Илүсә Зәйнетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев