Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

35 елдан соң очрашу

Укытучы һәм остаз елы

                    
     Кеше гомере очрашу - күрешүләр белән дэ матур һәм мәгънәле була . Динебез дә бердәм булырга, туганнар һәм дуслар белән аралашып яшәргә, игътибарлы һәм мәрхәмәтле булырга чакыра бит. Кеше гомерендә онытылмас мизгелләр, куңелле очрашулар аз булмый. Аеруча күп еллар күрешмәгән сабакташлар белән туган мәктәбеңдә очрашу — аеруча кадерле һәм истәлекле вакыйга ә. Бу очрашулар — сыйныфташлар очрашуы гына түгел, ә тормыш тәҗрибәсе туплаган өлкәннәрнең фәлсәфи әңгәмәсе дә, искә алу кичәсе дә, җанга рухи азык алу да. Бу язмам - менә нәкъ шундый гомер буе онытылмаслык матур очрашу турында.
  6 нчы майда Саба районы Сатыш урта мәктәбен 1988 нче елда тәмамлаган укучыларның очрашулары булып узды. Мәктәп тәмамлаганга 35 ел гомер узып киткән икән… Укучылар бу очрашуга безне дә – укытучыларын һәм сыйныф җитәкчеләрен чакырдылар. Элекке очрашуларына, чакырсалар да һәм бик теләсәк тә, кайта алмаган идек. Шуңа бу очрашуга , үзебез белән Чаллыдан Саба төбәгендә инде күптән көтелгән яңгырны да ияртеп, яраткан укучыларыбызны бик сагынып , дулкынланып кайттык .
                 Бер очрашу — бер гомер ул ,
                 Җыелыштык бергә – бергә.
                 Сабакташлар очрашуы , гөрләшүе
                 Әйләнсен бер тылсым , сергә.
                 Бер мәктәптә белем алдыгыз,
                 Булмасагыз да бер авылдан.
                 Хәтер бүген сезне барлый ,
                 Укучыларыбыз сагындырган...

     Тормыш шундый инде — төрлебез төрле якларда яшибез , гел очрашып булмый . Ниһаять , менә күрештек : иртәнге 10 да ук җыелдык, кочаклашып исәнләштек - бик сагынышканбыз икән. Көннең салкынча һәм яңгырлы булуы да кәефебезне төшермәде, чөнки куңелләребез бик җылы иде.
     Укучыларыбыз очрашуга бай һәм файдалы, эчтәлекле программа әзерләгәннәр. Башта Сатыш авылы мәдрәсә- музеенда экскурсиядә булдык. Гөлгенә Шәрифуллина Сатыш авылы һәм мәдрәсә тарихы турында сөйләде, экспонатлар белән таныштырды. Газета аша да аңа зур рәхмәтебезне белдерәбез - бик бай һәм файдалы мәгълүмат алдык музейда. Мәдрәсә- музей Сатыш авылы үзәгендә юл өстендә генә урнашкан - һәркемгә авылны утеп барышлый музейга кереп, үзенә бай рухи азык алырга мөмкин. Мәдрәсә Сатыш авылында 18нче гасырда ук ачылган булган. Хәзерге вакытта музей- мәдрәсә Сатыш авылының гына түгел, ә Саба районының күрке, бай тарихи мирасы булып тора.
     Куңелле мәктәп еллары - кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле ул. Кеше куңелендә мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр нәкъ менә мәктәп елларында салына. Билгеле инде, мәдрәсәдән чыккач, мәктәпкә кереп, сәгатьтән артык 6 ел утырган кабинетыбызда (минем рус теле кабинеты) күңелләр булганчы, рәхәтләнеп сөйлэштек. Уку елларында булган кызыклы хәлләрне һәм истәлекле мизгелләрне искә төшердек, күңелле кичәләр һәм ярышлар оештыруны хәтердә яңарттык. Эх, нинди күңелле булган бит ул мәктәп еллары! Ул вакытта укучыларыбызның тизрәк мәктәпне тәмамлап “олы” кеше буласылары килгәндер, ә менә 35 елдан сон очрашуда алар үзләрен нәкъ мәктәптә укып йөргән балалар кебек хис иттеләр. Барыбыз да яшьлегебезгә әйләнеп кайттык – укучыларга 17 яшь, ә без - 32 яшьлек укытучылар!
                Кыңгыраулы мәктәп төшкә керә,
                Таныш чыңы һаман колакта.
                Бер мизгелгә, вакыт, туктап торчы,
                Кайтар безне шул чакка.

    Рус теле кабинетында утыргач, билгеле, укучылар рус теле һәм әдәбияты дәресләребезне искә төшерделәр. "Зәкия апа һәр дәрестә күп күргәзмәлелек куллана иде, язучыларның китапларын тезеп куя иде", диюләре хак инде. Һәр дәресне мавыктыргыч, файдалы итеп үткәрергә тырыша идем шул. Ул елларда узган район олимпиадаларында укучыларым , шул исәптән безнең сыйныфтан Ләйсән Габделәхәтова да, рус теле һәм әдәбиятыннан һәр елны призлы урыннар алалар иде. Һәр дәрестән тыш чараны ныклы әзерлек белән, үзенчәлекле итеп үткәрә идек. "Мәктәптә уздырылган һәр ярышта без гел беренче була идек", дип горурланып искә алдылар укучылар. Шәйхулла исә моннан 40 ел элек 5 нче сыйныфта маршировка өчен моряк формалары теккәнне , һәр елны маршировкада да беренче булганны искә төшерде. Мин аларда ярты ел гына сыйныф житәкчесе булсам да (2 ел декрет ялында, аннан директор урынбасары булдым), алар мине сыйныф "әниләре"саныйлар, чөнки мәктәп бетергәнче мин гел алар янында булдым- мине алыштырган сыйныф җитәкчесе Вакыйф абыйларына һәр чараны үткәрүдә ярдәм иттем. Ачык дәресләр, гомуммәктәп чаралары уздырганда без гел шушы сыйныфка таяндык. Алар 10 нчы сыйныфта укыганда, 1988 нче елда Сатыш мәктәбендә мәктәп директорлары өчен республика күләмендә семинар уздырылды. Тәҗрибәле укытучылар белән беррәттән без яшь укытучыларга да рус теле һәм физкультурадан ачык дәрес уздыруны йөкләделәр. Югары бәя алган бу дәресләребезне уздыруда да безнең укучыларыбыз төп ярдәмче булдылар ул чакта.
     Мәктәптән чыккач, яңгыр явып торса да, зиратка бардык - вакытсыз дөньялыктан киткән укучыбыз Нәбиуллин Айратның һәм математика укытучысы Альбина апаның каберләренә чәчәкләр салдык. Җырларда да җырлана бит: “Җир астыннан юллар булмас , исән чакта күрешик”. Бу минутларда без исән вакытта бер-береңнең, дуслыкның кадерен белергә кирәклеген, гомернең бер генә килүен тагын бер тапкыр искә төшердек .
     Зыярәттән сон район узәге Сабага юл тоттык. Бәйрәм кафеда мул табын артында дәвам итте. Эчкерсез сөйләшү, истәлекләр белән уртаклашу, хәл сорашу.... “Шук идек, тыңламадык...”диләр егетләр. Ә мин аларны гел яхшы яктан гына хәтерлим...
    Балалар сыйныфта дүрт авылдан җыелып укыдылар . Бар да укыган вакытта нинди булсалар, тормышта да нәкь шундый булып калганнар. Укыганда ук бик тырыш һәм тыйнак , ягымлы Ләйсән. Нечкә күңелле, бик хисле, сөйкемле Гөлгенэ . Гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган , һәрвакыт елмаеп торучы Рәмзия . Укытучыларга хас җитди Әлфия . Гел шат күңелле , тапкыр һәм җор телле Шәйхулла. Егетләрчә ыспай, юмор хисле һәм оста телле Альберт. Эчкерсез , ярдәмгә әзер торучы Эльмира . Тыйнак ,оялчан һәм көләч Фердинанд. Гади һәм кешелекле , игътибарлы Фирдания. Кешелекле, акыллы һәм эшчән Рәсимэ . Җитди һәм туры сузле Рузәл. Көләч йөзле, шаян Мәдинә. Сабыр һәм салмак Марат. Киң күңелле Фирдәвес . Һәрвакыт шат һәм моңлы Хәким. Шук һәм җитез Рамил. Һәрвакыт бердәм булганыгыз өчен, шушы күңелле кичәгә килгәнегез өчен һәм хөрмәт итеп, безне чакырганыгыз өчен барыгызга да бик зур рәхмәт, кадерле укучыларыбыз!
    Бәйрәм искиткеч күңелле узды. Истәлеккә фотога төштек. Тамада да, музыка куючы да, гармунчы да, җырчылар да - укучылар үзләре ! Укучыларыбызның талантына, осталыгына сокланып карап утырдык. Һәрберебезнең эчкерсез гади чыгышы Альберт һәм Хәкимнен матур җырлары белән чиратлашып үрелеп барды. Рәхәтләнеп сөйләштек - көлештек, җырладык - биедек . Күрәселәре килеп, очрашуга чакырган укучыларыбыздан җылы мактау һәм рәхмәт сүзләре ишету бик рәхәт булды безгә. Укучыларыбызнын : “Күңелнең иң түрендә сез утырасыз” , "Иң яраткан укытучыларыбыз сез "," Сез безне Кеше иттегез" “Тырышып эшләвегез күз алдында тора” диюләре, зур хөрмәтләре, ихлас рәхмәт сүзләре - безнен Сатыш мәктәбендәге 10 еллык фидакарь хезмәтебезгә иң югары бәя бит! Һәрберсенең безнең аларга төпле белем һәм тәрбия биру өчен бөтен көчебезне биреп эшләгәнебезне аңлаганнары һәм чыгышларында ассызыклап кабатлаганнары – хезмәтебезнең татлы җимешләре . Узебезне бик бәхетле укытучылар итеп хис иттек.
     Аллага шөкер, Сатыш мәктәбеннән киткәнгэ 33 ел булса да, укыткан укучыларыбыз безне онытмыйлар. 1992 нче елны мәктәп тәмамлаган укучыларыбыз да очрашуларына чакырганнар иде. Социаль челтәрләрдә бик куп укучыларыбыз дуслыкта торалар, хөрмәт итеп бәйрәмнәрдэ котлыйлар. Ә 2008 нче елда , әле интернет юк чагында, өй телефонына көтелмәгән шалтырау булды. 1990 нчы елгы чыгарылыш укучыбыз, Казанда вузда декан булып эшләуче Мирзаһитов Рамиль Тукай районы мәгариф бүлеге аша эзләп тапты безне. Сәбәбе - "Мәгариф"журналында минем мәкаләләрне һәм фотомны кургән, иң яхшы мәкалә өчен Лауреат исемен алуымны белгән икән. Укучыбыз котлады, рәхмәтләрен әйтте, укыган вакыттагы "гөнаһлары"өчен гафу утенде. Бик күңелебез булды. Укучылар арасында хөрмәтле, дәрәҗәле укытучы - иң бәхетле укытучы ул. Купьеллык намуслы, тырыш хезмәтебез өчен район мәгариф булекләренен, мәгариф министрлыгынын Рәхмәт хатларына караганда укучыларыбызның рәхмәте һәм хөрмәте күпкә кадерлерәк безгә!
     Сабакташлар очрашуы — җаннарга шифа , дәва өстәүче матур чара бит ул.. Юкка гына “Бер очрашу — бер гомер” димиләр бит. Дөнья мәшәкатьләре никадәр күп булмасын , эчендә җаны булган һәркем мәктәп елларын , бергә укыган иптәшләрен һәм укытучыларын искә төшерми калмыйдыр . Мәктәп еллары һәм укучыларыбыз турында хатирәләр без укытучылар өчен дә — бик изге әйбер . 35 ел узса да , һәрберсен хәтерлибез, яратабыз. Шатлык-борчуларын уртаклашып яшибез. Укучыларыбыз укыганда нинди алдынгы булсалар, тормышта да шулай калганнар. Барысы да һаман шулай тапкыр, җор телле, юмор хисенә бай . Барысы да матур гаилә корганнар, яшьлек хыяллары да тормышка ашкан. Производствоның төрле тармакларында тырышып хезмәт итәләр., үз эшләренең осталары. Араларында – укытучылар, медиклар байтак. Эльмирабыз – Татарстанның атказанган медицина хезмәткәре! Авылда төпләнеп калып, механизатор һәм терлекче кебек мактаулы хезмәтне башкаручылар куп. Голгенәбез - Татарстанның атказанган терлекчесе! Барлык укучыларыбыз диярлек Саба җирлегендә яшәп хезмәт куялар. Без сөенеп, горурланып утырдык : димәк, без укучыларыбызда хезмәт тәрбиясе генә тугел, ә туган якка мәхәббәт тә тәрбияләгәнбез икән бит!
     Билгеле инде, спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт тәрбияләвебез – сөйләшунең үзәк темасы булды очрашуыбызда. " Безнең шул физкультура булды инде" ,- диләр егетләр, көлеп. Альберт мактанып та алды: " Без коридордан килгәндә - әнә, Вакыйф абый классы килә, дип әйтәләр иде малайлар ", -ди. Малайларның физкультура укытучыларына хөрмәтләре шулкадэр зур булган димәк. Булмыйча, малайларга спортзал булсын инде - көн саен кичкә кадәр шунда шөгыльләнә иделәр бит ( Вакыйф абыйлары алардан сон әле авыл яшьләрен уйната иде! ). Мәктәп командасы 10 ел дәвамында спортның барлык төрләреннән район ярышларында даими призлы урыннар яулаган икән, безнең укучыларыбызның да өлеше бик зур бит анда. Сыйныф җитәкчеләре физик тәрбия укытучысы булганы күренеп тора : 52- 53 яшьтә дә егетлэр бар да - төз һәм ыспайлар, кызлар - сылу гәудәле, зифалар. Аларда уку чорында спортка омтылыш бик көчле булу нәтиҗәсе - укучыларның күбесенең балалары да спорт белән дус икән. Шунысын да әйтү җитәдер: Гөлгенәбезнең кызы Ландыш Фәләхова - хоккей буенча ботендөнья Универсиадасы чемпионы, Олимпиадада уңышлы чыгыш ясаган халыкара класслы спорт мастеры , Саба районының гына түгел, Россиянең горурлыгы.!
     Шулай , һәр укучының тормышында якты урын алган , онытылмый торган остазлары була. 33 ел читтэ яшәсәк тә, социаль челтәрләр аша укучылар Вакыйф абыйларының 1995 нче елда " Иң яхшы физкультура укытучысы"исеменэ лаек булуын да, 2016 нчы елда "Татарстаннын физик культура һәм спорт отличнигы "мактаулы исемен алуын да , “ Хезмәт ветераны” икәнен дә беләләр һәм остазлары белән горурланалар.
     Минем өчен укучылар белән генә түгел, ә Саба белән очрашу да булды бит әле бу! Бик дулкынланып, сагынып кайттым - Саба җирлегендә 15 ел булганым юк иде. Шаккаттым һәм сокландым: Саба бик үзгәргән, искиткеч матурланган. Әйе, кайттым дим, туган ягым булмаса да...Чөнки Саба районы - иремнең туган ягы гына түгел: монда без хезмәт юлыбызны башладык , тәҗрибэ тупладык. Шундый еллар иде - укытудан тыш, баштан- аяк чумып жәмәгать эшендэ дә кайный идек . Саба җирлегендә пропагандист, " Белем жәмгыяте"оешмасы рәисе булып яхшы эшчәнлегем өчен район, республика грамоталары белән буләкләнгән идем. Республика һәм район күләмендә уздырган чаралар өчен район мәгариф булегенең рәхмәтләрен дә алдым. Җитәкчеләрдән - район мәгариф булеге мәдире Хәйдәр Хисановны һәм район пионерлар йорты директоры Фаягол Зиннурованы һәрчак хөрмәт белән искә алам. Ә мәктәптәге укыту - тәрбия эшендэ нәтижәле хезмәтебез исә, бәяләнми калса да, алдагы педагогик эшчәнлегебездә зур үрләр яуларга ярдәм итми калмагандыр дип уйлыйм.. Сабадан киткәннән сон – район " Ел укытучысы" , Өлкән укытучы" һәм " Методист укытучы"булдык. Кабинетым республика бәйгесендә 2 нче урын яулады. Россия бәйгеләрендә Лауреат һәм Дипломант , республика һәм район бәйгеләрендә бик күп тапкырлар җиңүче булдым.
     Шулай уйланып , Сабаны күзәтеп йөргәндә ,таныш биналарны эзләдем , тик күрмәдем, билгеле - соңгы вакытта Сабада заманча административ биналар күп төзелгән . Мәгариф булегенең һәм район гәҗите редакциясенең заманында мин еш йөргэн агач биналары да хәтердә генә.калды инде ...“Саба таннары"( " Жиңү байрагы") гәҗитенә дә мин бик рәхмәтле: беренче иҗат җимешләрем шунда басылды, иҗат сәләтенэ нигезне шунда салдым - дистәләгэн мәкаләм басылды гәҗит битләрендэ. Сәламәт яшәү рәвешен киң яктырткан өчен мөхәррирнең рәхмәт хатына да лаек булган идем . Монда алган иҗат тәҗрибэсе миңа соңрак - "Учительская газета” , “Ватаным Татарстан” , “Казан утлары” , “Мәгариф” , “Мәгърифәт” , Безнең гәҗит” кебек абруйлы басмаларда, район гәҗитләрендә курсанлы язмаларым өчен нигез булды.
    Әйе , очрашулар уйландыра....Ул көнне очрашуга килгән һәркем яшәү мәгънәсе турында уйлангандыр . Һич шикләнмим - һәрберебез шушы күрешү сәгатьләрендә җанына шифа алды , яшәреп китте . Без дә :” Әле ярый кайта алдык очрашуга”, дип куандык . Яшьлектәге дусларның кадерен белгән , сыйныфташын һәм укытучысын күреп эчкерсез сөенгән кеше зур хөрмәткә лаек .
     Киләчәктә дә бер – беребезнең хәлләрен белеп яшик .Күңелләребез мәңге тутыкмасын , дуслык чишмәләребез бер дә саекмасын. Борчу – мәшәкатьләребезне читкә куеп торып , тормыш ваклыкларыннан арынып , яшьлек дусларың белән очрашуга ни җитә бу тормышта . «Гомерләр үтә икән ул , үтә дә китә икән”дип , җырларда да җырлана бит . Үкенерлек булмасын иде ...
Озак курешми торсак та, без сезнең берегезне дә онытмадык, кадерле укучыларыбыз. Кунелдә һәрберегез һаман шул шаян, шук егетләр һәм тыйнак, сөйкемле кызлар булып яшисез . Очрашу вакытында дулкынланудан куп теләкләрем әйтелми дэ калган иде.. Яраткан газетам аша барлык укучыларыма чын күңелдән - озын гомер, гаилә иминлеге, җан тынычлыгы телим. Гел элеккечә киң күңелле, кешелекле, гади, эчкерсез булып калыгыз! Бер- беребез белән аралашып яшик!
     Язмам ахырында бу матур очрашуыбызны оештырган укучыларыбызга , аеруча - Шарифуллин Шайхуллага, Закиров Альбертка , Исмагилова Ләйсәнгэ, Гайфуллин Хәкимгә кабат зур рәхмәтләребезне.җиткерәсем килә. Бәйрәмнэн соң безгә Сабаның матур урыннарын күрсәтеп йөргән, безне иртән Юлбат авылына килеп алып, кич кайтарып куйган Шайхуллага игелеге , киң күңеллелеге өчен , хәлебезне даими белеп торганы өчен чиксез рәхмәтлебез. Мәктәп бинасына кереп , кабинетыбызда сәгатьтән артык сөйләшеп- гөрлэшеп утырырга мөмкинлек биргән мәктәп дирекциясенэ дә зур рэхмэт. Аллаһы тәгалә сезнен барыгызны ярдәменнән һәм рәхмәтеннән ташламасын !
     Көтеп алган очрашуыбыз 8 сәгатьтән артык барса да , бик тиз узып та китте. Бу матур бәйрәмнән һәрберебезнең күңелендә матур хисләр һәм теләклэр туды.
                         Ел артыннан еллар үтә тора ,
                         Очрашулар тия бик сирәк.
                         Мәктәп елларын искә алу өчен
                         Очрашулар безгә бик кирәк!

    Әйе , очрашулар һәрберебезгә дә бик кирәк . Без дә , яңадан барыбызга да кабат күрешергә Ходай насыйп итсен иде дип , кочаклашып саубуллаштык . Исән – сау булыйк барыбыз да!

 Зәкия Шәмсетдинова.

Яр Чаллы шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев