Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

5 марттан 18 мартка кадәр Татарстанда «каршы полоса» профилактик чарасы узачак

2 ай эчендә генә дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як полосага чыгу аркасында 45 юл‑транспорт һәлакәте булган, 21 кеше һәлак булган һәм 75 кеше яраланган.

 Бу саннар-статистика гына түгел. Аларның һәркайсы - кеше фаҗигасе, кайтарып булмаслык югалту яки авыр җәрәхәт.
Исегезгә төшерәбез!
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як полосага чыккан өчен 7500 сум штраф яки 4 айдан 6 айга кадәр идарә итү хокукыннан мәхрүм итү яный.
Кабат бозган очракта-1 елга идарә итү хокукыннан мәхрүм итү.
Хөрмәтле машина йөртүчеләр!
Сезнең куркынычсызлык һәм пассажирлар тормышы-сезнең кулларда.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәгез: юлда хәвефле маневрлар ясамагыз, һава торышын һәм юл шартларын исәпкә алыгыз.
Исегездә тотыгыз: берничә минут экономияләү кеше гомеренә тормый.

ТР Дәүләт автоинспекциясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев