82 яшьлек йөртүче гаебе белән Арча юлында кеше гомере өзелгән
Юл-транспорт һәлакәте кичә, 22 ноябрьдә, 14:50 сәгатьтә Казан - Малмыж трассасының 61 нче чакрымында - Арча районы биләмәсендә булган. «Ока» машинасы белән идарә итүче 82 яшьлек карт тигез дәрәҗәдә булмаган юллар киселешендә төп юлдан хәрәкәт итүче «ВАЗ-2109» автомобиленә юл бирми. Бәрелеш аркасында «тугызлык» каршы як хәрәкәт полосасына чыгып «оча» һәм...
Юл-транспорт һәлакәте кичә, 22 ноябрьдә, 14:50 сәгатьтә Казан - Малмыж трассасының 61 нче чакрымында - Арча районы биләмәсендә булган.
«Ока» машинасы белән идарә итүче 82 яшьлек карт тигез дәрәҗәдә булмаган юллар киселешендә төп юлдан хәрәкәт итүче «ВАЗ-2109» автомобиленә юл бирми. Бәрелеш аркасында «тугызлык» каршы як хәрәкәт полосасына чыгып «оча» һәм «ВАЗ-2114» машинасы белән бәрелешә.
«Ундүртле»нең 57 яшьлек йөртүчесе урында ук вафат була. «ВАЗ-2109» йөртүчесе хастаханәгә озатыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев