Җәяү йөрергә кала
Суд залыннан
2025 елның 6 апрелендә 17 сәгать 02 минутта Байлар Сабасының Муса Җәлил урамында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан шикле автомобиль туктатыла. Транспорт чарасы белән А.М.Вәлиев идарә иткән була. Тикшерү вакытында ул сулаган һавада этил спиртының күләме 1,315 мг/л тәшкил итүе ачыклана. Бу алкотектор приборы күрсәткече белән раслана. Аңа карата автомобиль йөртүдән читләштерелүе турында беркетмә төзелә. Суд утырышында А.М.Вәлиев үз гаебен тулысынча таныды. Җәмәгать судьясы, эш материалларын карап чыгып, аны КоАПның 12.8нче статьясының 1нче өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип тапты. Хәзер аңа бер ел да алты ай транспорт чаралары белән идарә итү турында онытып торырга һәм 45 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк.
Материал район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе булышлыгында әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев