Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Җәяүле сәяхәткә чыгасызмы?

Киләсе җәйдән Татарстан районнарында гаилә походлары узачак

Киләсе җәйдән гаилә походларына багышланган проект эшли башлый. Берничә гаилә төркемнәргә берләшеп инструктор белән җәяүле сәяхәтләргә чыгачак. Бу инициатива турында «Татар-информ»га республиканың элекке яшьләр эшләре министры, Татарстанның вице-премьеры итеп билгеләнгән Ринат Садыйков әйтте.

«Киләсе елның җәеннән гаилә походлары оештырыла башлаячак. Мондый формат әти-әниләр һәм балалар мөнәсәбәтләренә бәйле проблемаларны хәл итәргә һәм алар арасындагы ышанычны, аңлашуны арттырырга булышачак дип ышанам. Алар бергәләп походта килеп чыккан авырлыкларны җиңәчәк. Бер-берсенә ярдәм итү аркылы алар үз мөнәсәбәтләрен ныгыта ала», – дип сөйләде агентлык әңгәмәдәше.

Республика районнарыннан мавыктыргыч һәм матур маршрутлар буенча кызыклы тәкъдимнәр көтелә, проектны тормышка ашыру өчен грант бирергә әзерләр, дип аңлатты Ринат Садыйков.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kilase-aidan-tatarstan-raionnarynda-gaila-poxodlary-uzacak-5911364

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев