Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

Җәйге каникуллар кайчан башлана?

Мәгариф министрлыгы укучылар өчен җәйге каникул даталарын игълан итте

     Ведомстводан алынган мәгълүматка караганда, ял 27 майда башланачак һәм 31 августка кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә «РИА Новости». 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен уку елын тәмамлау ОГЭ һәм БДИ дәүләт имтиханнары расписаниесенә бәйле булачак. Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов ассызыклаганча, җәйге  каникул мәктәп укучыларына яхшы ял итү өчен һәм яңа көч туплап  укуга кайту өчен кирәк. 

    Аның сүзләренчә, каникул вакытында балалар өчен мәктәп каршында лагерьлар һәм төрле балалар өчен кызыклы ял итү чаралары  оештырылачак. Бу чорда укучылар спорт белән шөгыльләнә, сәламәтләндерү чараларында, конкурсларда, уеннарда һәм мастер-классларда катнаша алачак.

Чыганак: Татар информ

Фото: Ясалма фәһем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев