Акча өчен түгел, иминлек хакына
«Халык инспекторы» кушымтасына кушылыгыз
Татарстанда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын видеога төшерергә һәм моның өчен акчалата бүләк алырга мөмкинлек бирә торган яңартылган «Халык инспекторы» кушымтасы эшләтеп җибәрелде. Аны телефонга RuStore, Google Play һәм App Store платформаларыннан алырга була. «Госуслуги " аша авторлашу соралачак.
Кушымтада видео яздыруны башлау өчен кызыл төймәгә басарга кирәк. Ул телефон галереясендә сакланачак. Кайда яздырылганын билгеләү өчен геомәгълүматлар смартфонга кертелергә тиеш. Хокук бозу категориясен сайлау да сорала. Алар җиде: җәяүлеләр хәрәкәтенә комачаулау, светофорның тыю сигналына чыгу, тукталыш сызыгыннан чыгу, каршы як полосада хәрәкәт итү, иминлек каешын эләктермәү, руль артында телефон куллану, автомобильдән чүп ташлау. Шушы 7 категория буенча видео җибәрүчегә акча җибәрү каралган. Моның өчен банк картасына бәйләнгән телефон номерын күрсәтергә кирәк. Автоинспектор видеоны тикшерәчәк һәм хокук бозу турында карар кабул итәчәк. Әгәр ул расланса, видео юллаучыга штраф суммасының 25 проценты киләчәк.
Моннан тыш, теләсә кайсы гражданин юл йөрү кагыйдәләрен бозуның башка очракларын терки ала (юл билгеләре, рөхсәт ителмәгән урында парковкалар, җәяүлеләр кичүләре, велосипед юллары, тукталышлар һәм хәтта инвалидлар өчен урыннар).
Бу кушымтаны массакүләм куллану юл хәрәкәтендә катнашучыларның хокукый аңын арттырачак һәм Татарстан юлларында аварияләр санын киметәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев