Актаныш районы хакимият башлыгы урынбасары тоткарланган
«Татар-информ» мәгълүматлары буенча, аны коррупцион җинаять кылуда шикләнәләр.
Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары Илшат Габделхаев тоткарланды. «Татар-информ» мәгълүматлары буенча, аны коррупцион җинаять кылуда шикләнәләр. Эшнең нечкәлекләре әлегә ачылмый.
2019 елның ноябреннән Илшат Габделхаев Актаныш районы башкарма комитетын җитәкләде. 2022 елның сентябрендә район башлыгы урынбасары итеп билгеләнә.
Хәзерге вакытта Минзәлә районы судында Актаныш районының элеккеге башлыгы Энгель Фәттахов эше карала. Тикшерү версиясе буенча, Фәттахов җирле фирма директорыннан 157 млн сумлык милекне тапшыруны таләп иткән. Законсыз алынган түләүләрнең, шул исәптән күрсәтелгән хезмәтләрнең гомуми суммасы 26 млн сумнан артып киткән. Моннан тыш, төзелеш фирмаларының берсе аның йортын 14 млн сумга ремонтлаган.
2012 елдан 2017 елга кадәр Фәттахов ТР Мәгариф һәм фән министры урынын биләгән. 2018 елдан 2022 елга кадәр ул ТР Актаныш районы башлыгы булып торган.
Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/zamglavy-aktanysskogo-raiona-zaderzal
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев