Алар кешеләрне яклаучы да, саклаучы да
Ел саен 10 ноябрьдә илебездә халык иминлеге сагында торучы, хокук тәртибен тәэмин итү белән бәйле зур эш башкаручы Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә.
Бу көнне погонлыларның күпчелеге котлауларны үз хезмәт урыннарында кабул итә.
Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлеге хезмәткәрләренең үз һөнәри бәйрәмнәрен нинди күрсәткечләр белән каршы алулары турында бүлек начальнигы, полиция подполковнигы Фәрит Кәримулла улы Гатауллин сөйли:
–Иң элек үзебезнең хезмәт күрсәтү территориясендә оператив хәлнең ел дәвамында уңай булуы турында әйтә алабыз. Катлаулы вәзгыять шартларында, барлык гражданнардан зур уяулык таләп ителгән вакытта, бүлек хезмәткәрләре хокук тәртибен тәэмин итү эшен уңышлы башкара. Барлык мәдәни-массакүләм, иҗтимагый һәм сәяси чаралар хокук бозуларсыз, тыныч үтә. Төп күрсәткечләрне алганда, эшнең нәтиҗәлелеге буенча бүлек республикада үз категориясендә алдынгы урында бара. Коллектив Эчке эшләр министрлыгында яхшы исәптә тора.
Сүз дә юк, без бар яктан да идеаль дөньяда яшәмибез. Ул чагында без дә кирәк булмас идек. Бүлекнең кизү частена төрле сигналлар алына, ашыгыч ярдәм сорап килүчеләр дә байтак. Бер хәбәр дә һәм беркемнең гаризасы да игътибарсыз калмый. Алар законда каралган срокларда хәл ителә.
Криминаль яктан тотрыклы районнардан саналабыз. Әйтик, быел шәхескә каршы җинаятьләрнең кимүе күзәтелде. Барысы 17 факт теркәлеп, барысы да ачылды. Көнкүрештә үтерү белән янау да киң таралган күренеш булудан туктап бара. Аларны кисәтүне без превентив характердагы җинаятьләрне ачу дибез. Ягъни кыйнаган, үтерү белән янаган кешенең җәзасыз калуы күпкә авыррак җинаять кылуга китерергә мөмкин. Бүлек башка хокук саклау органнары, җирле үзидарәләр белән хезмәттәшлектә гражданнарны яклау буенча күрелгән профилактика чаралары уңай нәтиҗә бирә. Быел 9 айда превентив характердагы 11 җинаять ачылды. Элек кыңгыр гамәл кылучыларның кабат хокук бозу очраклары 3 тапкырдан күбрәккә кимеде.
–Халык сезне үзенең яклаучысы да, саклаучысы да итеп күрә. Тәртип булдыруда ярдәм дә итәме?
–Булышлык бар, көнкүреш җирлектәге байтак эшләр алар сигналы буенча кузгатыла. Максатчан рейдлар, оператив-профилактика чаралары үткәрелсә, ирекле халык дружинасы җәлеп ителә.
Алар район башлыгы раслаган график нигезендә полиция хезмәткәрләре белән берлектә җәмәгать урыннарына чыга. Безгә видеокамералар да ярдәмгә килә. Быел алар ярдәмендә бер җинаять ачылды.
Җәмәгать урыннарында авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр теркәлмәде. Гомумән, районда кеше үтерү, көчләү фактлары булмады.
–Фәрит Кәримуллович, мошенниклар мәсьәләсенә киңрәк тукталыйк әле.
–Кызганычка каршы, күрелгән чараларга карамастан, кешеләрнең алдакчылар кармагына кабу фактлары ешая бара. Районда 9 айда 112 җинаять теркәлеп, шуның 53ен мошенниклык фактлары алып тора. Узган елның шушы чорына караганда 23кә күбрәк. Динамикага күз салсак, моннан 4 ел элек 3 район кешесен алдаган булганнар. Әлеге төр дистанцияле кылынган җинаятьләрнең очына чыгуы кыен. Быел аларның гомуми ачылышы күрсәткече 25 процент тәшкил итте. Әйтергә кирәк, мошенниклык очракларының 46сы – IT технологияләр кулланып эшләнгән җинаятьләр. Бу бик зур сан. Узган ел 28 генә иде. Вәсвәсәгә бирелүең бик тиз. Алданмауның иң ышанычлы юлы – телефоннан таныш булмаган номерлардан шалтыратучылар белән сөйләшүне туктату. Лотереядә оту, конкурсларда җиңү кебек буш вәгъдәләргә дә ышанмаска кирәк. Районыбызда җиңел юл белән акча эшләргә теләүчеләрнең алдакчылар тозагына төшүе очраклары булды. Өлкәннәрне дә еш алдыйлар. Аларны ярык тагарак алдында калдыруның бер схемасы мондый: шалтыратучы олы кешене, сездә ялган акчалар, моның өчен утыртырга мөмкиннәр, хәзер бер хезмәткәр килер, сез аңа акчагызны биреп җибәрерсез, без аларны дөрес акчаларга алыштырып бирәбез, шөбһәгә төшкән әбине бер тиенсез калдыралар. Бушлай сыр тәбегә генә куела. Беркемнән дә көтмәгәндә банк картасына акча күчерелү дә һәркемне сагайтырга тиеш. Бу очракта тиз арада эчке эшләр бүлегенә хәбәр итәргә кирәк. Ул акчаны башка счетка күчерүче дроппер буларак, җинаятьчегә әверелә һәм җаваплылыкка тартылачак.
–Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан кадрлар турында сөйләгез әле.
–Хезмәткәрләр үз вазифаларын яхшы белә, вәкаләтләрне арттыру очракларының булганы юк. Тиешле хезмәт еллары эшләгәннәрне зурлап пенсиягә озатабыз, ә алдан теге-яки бу сәбәпләр белән китүчеләр юк. Киресенчә, хезмәт итеп киткәннәр, теләк белдереп, кабат әйләнеп кайта. Башта районнардан килеп эшләүчеләр дә бар. Яшьләрне үзебезнең сафларга теләп кабул итәбез. Хәзерге вакытта 2 кандидат стажировка уза, башлангыч әзерлек үтә. Яшьләр Эчке эшләр министрлыгы системасында югары белем алуларын дәвам итә.
–Шәхси составка теләкләрегез?
–Иң беренче чиратта, хезмәт ветераннарын котлыйм. Аларга нык сәламәтлек, якыннарының хөрмәт-ихтирамын тоеп яшәүләрен телим. Хезмәттәшләремә эшләрендә уңышлар, рух ныклыгы, ышанычлы тыл юлдаш булсын. Алга таба да җинаятьчелек белән көрәш һәм җәмәгать тәртибен саклау бурычларын бердәмлек белән үтәрбез дип ышанам.
Әңгәмәдәш– Фәнил Мәүлетов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев