Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аңлы рәвештә кеше үтерүдә гаепләнеп хөкем ителгән

Ютазы районы, Кәрәкәшле авылында яшәүче яшь бер хатын-кыз аңлы рәвештә кеше үтерүдә гаепләнеп хөкем ителгән. Узган елның ноябрендә ул кече яшьтәге ике баласы һәм элекке ире белән өйдә була. Әле бер ел элек үк аларны аеру турында суд карары гамәлгә керсә дә, ир белән хатын кушылып бергә яши башлый. Алар...

Ютазы районы, Кәрәкәшле авылында яшәүче яшь бер хатын-кыз аңлы рәвештә кеше үтерүдә гаепләнеп хөкем ителгән. Узган елның ноябрендә ул кече яшьтәге ике баласы һәм элекке ире белән өйдә була. Әле бер ел элек үк аларны аеру турында суд карары гамәлгә керсә дә, ир белән хатын кушылып бергә яши башлый. Алар еш кына эчәләр, исергәч исә, ир хатыннан көнләшә һәм аңа кул күтәрә башлый.

Һәлакәт буласы көнне туганнары гаилә башлыгын исерек хәлдә өйләренә китерәләр. Гаиләдә ызгыш чыга: ир хатынның эченә тибә, түбәнсетүле сүзләр белән хурлый. Нәфрәтләнгән хатын өстәлдән пычак эләктереп алып, иренә ун мәртәбә кадый. Медицина ярдәме күрсәтелсә дә, файдасы булмый, ир икенче көнне дөнья куя. Хатынны 6 елга хөкем иткәннәр.

Безнең гәҗит

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев