Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җаннарның бу дөньяга килүенә Аллаһ Раббыбыз ата-ананы сәбәпче иткән

Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гәәләмииин. Үәссаләәтү үәссәләмү гәләә расүүлинә Мүхәммәдиү үә гәлә әәлиһи үә әсхәәбиһи әҗемәгыйин. Газиз дин кардәшләрем, әссәләмүгәләйкүм үә рахмәәтуллаһи үә бәракәтүһ.

Аллаһ Раббыбыз дөнья яратылганда барча җаннарны яралткан һә Үзен җаннарга күрсәткән (ничек күрсәткәндер, безгә мәгълүм түгел) һәм сорау биргән: «Әләстү бираббикүм», ягъни: «Раббыгыз кем?» дип. Җаннар Аллаһ Тәгаләне танып: «Син - безнең Раббыбыз һәм тәрбия кылучыбыз», - дип иман китергәннәр. Ул вакыт - «Әлмисак» дип атала. Әлмисакта җаннар Аллаһ Раббыбызны күргәннәр, әмма үзләрен һәм бер-берсен күрә алмаганнар, чөнки әле ул вакытта тән булмаган. Аллаһ Тәгаләнең һәр эше хикмәт белән. Сынар өчен шул җаннарны «тән» дигән кикемгә киендереп, берәм-берәм якты дөньяга китереп ала. Бу дөньяда инде без үзебезне дә, бер-беребезне дә, Аллаһуның мәхлүкатьларын да күрәбез, ләкин Аллаһның үзен күрә алмыйбыз.

Җаннарның бу дөньяга килүенә Аллаһ Раббыбыз ата-ананы сәбәпче иткән. Дөнья яратылганда бар ителгән, Аллаһ хозурында тәрбия кылынган, Әлмисакта иман китергән саф, пакь җанны фәрештәләр Аллаһ әмере белән 4 ай да 10 көнлек вакытта ана карынындагы балага индерәләр. Үз вакыты җиткәч, бала саф, пакь җан белән дөньяга килә. Әгәр бала үзенә тәкъдирләнгән гомерен җаны саф, пакь килеш үтә алса, ул дөнья сынавын уңышлы узган була. Аллаһ Раббыбыз безгә җанны әманәт итеп бирә. Безнең бурыч - шул амәнәтне ничек алдык, шул рәвештә Аллаһыга кире кайтарып бирү. Җанның сафлыгы күңел (кальб) сафлыгы белән бәйле. Дога кылганда да бит: «Дөньядан кальбе сәлим (саф күңел) белән үтик», - дип телибез. Әгәр саф күңел белән дөньядан үтә алсак, актыккы урыныбыз җәннәттә булачак һәм дөнья яратылганда очрашкан Раббыбызны кабат күрү бәхетенә ирешәчәкбез.

Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте чиксез. Ул Атабыз Әдәм гәләйһиссәлләмгә пәйгамбәрлек биреп, җаннарны пакъ килеш саклау өчен Ислам динен әманәт итеп биргән. Дөньяда һәркайсыбыз Әдәм гәләйһиссәлләм нәселеннән, шуның өчен дә аңа әманәт итеп бирелгән Ислам дине буенча яшәргә һәм әманәтне үзебездән соң балаларыбызга тапшырып калдырырга тиешбез. Үзебез дә, балаларыбыз да Ислам дине белән яшәсәк, без иман белән, чиста күңел белән дөньядан үтеп, Аллаһның вәгъдә кылынган җәннәтенә керә һәм кабат Аллаһуны күрә алачакбыз.

Бөтендөнья мөселманнары өчен өч кенә изге урын бар: алар - Кәгъбәтуллаһ, Пәйгамбәребез мәчете һәм Әкса мәчете. Әмма кайбер халыклар һәм кешеләр өчен алардан тыш та үзенең милләте, нәселе, тарихы белән бәйле изге дәрәҗәсендә кадерле, истәлекле урыннар бар. Әлбәттә, бөтендөнья мөселманнары өчен ул урыннарның кыйммәте, әһәмияте юк, әмма аңа карап берәүнең дә башкаларны ул урыннарны зиярат кылудан тыярга хакы юк. Мәсәлән, туган җир, туган нигез, әти-әниең күмелгән урын. Шәһри Болгар - безнең ерак бабаларыбызның, Аллаһ тарафыннан Атабыз Әдәм гәләйһиссәлләмгә әманәт итеп бирелгән Ислам динен кабул итеп алган урын. Анда барып, «Мин Ислам дине буенча яшимме, балаларыма Аллаһының шул бүләген тапшырдыммы, ата-бабаларыбызның телен, динен саклыйммы?» - дип үзенә-үзе сорау биреп, күңелен сафландырып кайтуда бернинди дә гөнаһ юк.

Согуд Гарәбстанында да бәйсезлек көне билгеләп үтелә, 2007 ел хаҗ кылучыларга корольнең вафатына бер ел тулу уңаеннан: «Аңа дога кылыгыз», - дип күчтәнәч өләштеләр. В. В. Путин Согудиягә визит белән баргач, корольләр каберләренә венок куйды.

Мөхәммәд бин Габделваһабның кабере өстендә дә биек, матур мәрмәр белән тышланган йорт төзелгән. Әр-Риядта мәчет эчендә Мөхәммәд бин Согуднең Мөхәммәд бин Габделваһабка бирелгән анты табличка итеп язып эленгән. Кергән кешеләргә ул ант язылган тактага кагылып «бәрәкәт» алырга мөмкинлек тудырылган (Габдулла әл-Кахтани «Кто они неохариджита?, 193 бит, 1 нче). Димәк, һәр халыкның үз тарихы белән бәйле булган кадерле урыннары, шәхесләре, истәлекле көннәре бар, аларны искә алу, хөрмәт итү, зиярәт кылуны берничек тә гөнаһ диеп тә, бидгать диеп тә булмый.

Кешенең яшәешенә, ялгышып ясаган гөнаһларына, кылган изге гамәлләренә карап күңел берничә төрле була. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллааһу гәләйһи вәссәлләм үзенең бер хәдисендә: «Кайберәүләрнең кальбләре күгәргән тимер кебек булыр», - ди. Бу түбән дәрәҗә, беренче дәрәҗә - чистартылмаган күңел. Андый күңел яхшылык белән начарлыкны аермый. Алар тыныч күңел белән хәрам ризыклар ашый, хәрам эчемлекләр эчә алалар, намаз укуны, мәчеткә йөрүне, ураза тотуны кирәксенмиләр. Шуның өстенә ул бәндә бик каты кеше рәнҗетсә, көфер сүзләр сөйләсә «Аллаһны инкарь итүдә, аракы эчүдә, дуңгыз асрауда, намаз укымауда, ураза тотмауда гөнаһ юк», дигән кебек, күңел бөтенләй эштән чыгып нуленче (0) дәрәҗәгә төшә. Мисал өчен: тимерне күгәрек тәмам ашап бетерсә, аны чистартып ялтыратып та, домна миченә кире салып та аннан эшкә ярый торган металл алып булмый. Алар турында Аллаһ Раббыбыз Коръәндә («Йәсин» сүрәсе, 7 нче аять) «ләкаде хәккаль каүлү гәләә әксәриһим фәһүм ләә йүэминүүүн», ягъни: «Инде алар иман китермәсләр», ди. Димәк, андый кешеләр тәүбәгә килеп, иман китереп дөньядан үтә алмыйлар, урыннары җәһәннәм була, Аллаһ сакласын. Үзебезнең дә, балаларыбызның да күңелләрен шул хәлгә төшеп, харап булудан саклыйк. Андый кешеләр турында Коръәндә дә искә алына: «Сәйәсләә нәрааң зәәтә ләһәбе», ягъни: «Тиздән ул әбү Ләһәб ялкынлы утка кереп янар» («Мәсәд» сүрәсе, 3 нче аять).

Өбәй ибн Хәләф Пәйгамбәребез (с.г.в.) янына килеп, череп таркалган бер сөякнең тузанын сибеп, «Менә бу сөяк кабат кубарылыр дип ышанасыңмы?» дип мыскыл итә. («Йәсин» сүрәсе, 77-78 нче аятьләр). Пәйгамбәребез гәләйһиссәлләм: «Хәләф улы Өбәй, Фиргавен, Карун кыямәт көнендә бергә кубарылырлар, ягъни: җәһәннәмгә керерләр», ягъни: «Хәләф улы Өбәй дөньядан имансыз үтәр», - ди.

Әбү Ләһәб турындагы аять тә, Хәләф улы Өбәй турындагы хәдис тә могҗиза булып торалар. Ул аять иңгәч, Әбү Ләһәб тә, хәдис әйтелгәч, Хәләф улы Өбәй дә шактый яшиләр, хәтта шул сүзләрне юкка чыгарыр өчен кешеләр алдында юри генә дә иман кәлимәсен әйтә алмыйлар.

Күңелләребезне шул дәрәҗәгә төшермәс өчен, бу кальбне нәрсә каралтканын, нәрсә чистартканын белергә тиеш.

Аллаһ Раббыбыз Коръәндә нәрсәләрне хәрам иткән, Пәйгамбәребез нинди эшләрне эшләүдән тыйган болар барысы да күңелне каралта һәм кешедә ихтыяр көчен бетерә.

Әти-әнинең бала алдындагы иң беренче бурычы - баланы хәләл ризык белән тукландыру. Ана карынындагы баланың тәне дә әни кеше ашаган ризыктан җыела.

Пәйгамбәребез гәләйһиссәләм: «Балаларыгызның тәне хәрам ризыктан җыелса, үскәч тәмугка вәҗиб эшләр эшләрләр», - ди. Димәк, бала эчкече, наркоман, карак, зина кылучы һ.б.ш. булмасын, дисәк, хәләл ризык ашатуны кайгыртырга тиеш булабыз. Әлхәмдүлилләһ, бүген бу мәсьәләдә дә мөмкинлекләр арта, хәләл кибетләр, кафелар бар. Хәләл колбасалар, башка төр хәләл ризыклар җитештерү арта.

Балага төрле хәрам ризык та керергә мөмкин, сул кулы белән ашарга (күп кеше уң кулга кашык, сул кулга ипи тотып ашый, ризык фәкать уң кул белән генә тотып ашалырга тиеш), хәрам ризыклар куелган табында утырырга, телевизордан ярамаган нәрсәләр карарга мөмкин. Моның өстенә төрле ямьсез сүзләр әйтү, кушамат белән эндәшү, ялганлау, урлашу (күмәк хуҗалыкныкын да урлауга керә) өстәлә. Шулай итеп, көн саен әкрен-әкрен генә күңел карала бара. Кул да пычрана - сабынлап юабыз, киемнәр дә пычрана - порошоклап юабыз. Өйдә чәч юарга да, теш чистартырга да, табак-савыт юарга да әйбер бар. Күңелләрне чистартырга нәрсә бар? Күңелләр Аллаһны зикер итү белән чистара. Иң бөек зикер - намаз. «Ләәә иләәһә илләллаааһ», дип тәһлил әйтү дә, «Сүбехәнәллаааһ», «Әлхәмдүлилләәәһ», «Аллаһү әкбәр», дип тәсбих тарту да, «Әстәгъфируллаааһ», дип истигъфар әйтү дә, Коръән уку, ураза тоту, сәдака бирү, хаҗ кылу - барысы да күңелләрне чистарта. Өйләрдә Коръән китабы һәм тәфсире бармы? Булса, аны укучы бармы? Өйдә азан әйтүче, намаз укучы бармы? Намазлык, дисбе, комган бармы, кыйбла кайсы якта икәнен беләсезме? Юк икән, үскәч: «Балам нишләп начар булды?» - дип йөрмәгез.

Бик тәмле алма ашадыгыз, ди. Шул хәтле ошый ул, орлыгын җиргә утыртып, бик яхшы тәрбияләп үстерәсез. Менә ул зур агач булып үсеп җитә, чәчәк ата, беренче алмалары була. Татып карыйсыз, әмма ашап булмый - әче. Аллаһның бөтен эше хикмәт белән, бу дөнья үзе бер зур мәктәп, сабак, гыйбрәт ала белергә генә кирәк. Иң тәмле алма орлыгыннан да татлы алма бирә торган алмагач үсми. Алмасы тәмле булсын, дисәң, бераз үсүгә тәмле алмагачтан бөре алып ялгарга (прививка) ясарга һәм шул бөредән генә агачны үстерергә кирәк.

Яратышып өйләнешәбез. Мәхәббәт нәтиҗәсендә бала дөньяга килә, кадерләп үстерәбез: нәрсә генә ашатмыйбыз да, ни генә киертмибез. 4-5 ел бакчага йөртәбез, 11 ел мәктәптә укытабыз, актык сыерларны сатып укырга кертәбез, кызганыч, әдәм рәтле кеше чыкмый. Кайсы эчә, кайсы типтереп яши, кайсы гаилә кора алмый, кайсы - җинаятьче, наркоман, карак... Нәрсә җитми?! Иман җитми...

Дөнья яратылганда яратылып иман китергән, саф кальбле җан белән дөньяга килгән балабызга, атабыз Әдәм гәләйһиссәлләмгә әманәт итеп бирелгән «Ислам» дигән дин белән «прививка» ясадыкмы, ягъни: Ислам дине буенча тәрбияләдекме? Юк икән, үпкәләргә хакың юк, бер хакың гына бар - үлгәнче шул бала белән иза чигәчәксең. Балалар бакчасын сүгәбез, мәктәпне тиргибез, хөкүмәтне, телевизорны әрлибез - кемне генә гаепләмибез. Бала - безнеке, ул фәкать безгә генә кирәк. Бала - бәгырь җимеше, бәгыребез көн-төн ут эчендә янмасын, дисәк, Аллаһның рәхмәте булып безгә Пәйгамбәребез гәләйһиссәлләм аркылы килгән Ислам дине буенча үзебез дә яшәргә өйрәник, балабызны да тәрбиялик. Күңелне чистарту тәүбә кылудан һәм иман китерүдән башлана. Пәйгамбәребез (с.г.в.) көнгә кимендә 100 мәртәбә: «Ләә иләәһә иләллаааһ» һәм 100 мәртәбә: «Әстәгъфируллаһ», дип әйтә торган булган. Ә безгә күпме тиеш? Безгә 1000әрне әйтсәк тә, таманга туры килер. Сөннәтне үтик дисәк, 100не үзебез дә әйтү, теле ачылу белән баланы да шуңа гадәтләндерү кирәк. Бала гадәттә «р» авазын авыр әйтә, «Ләәә иләәһә илләллаааһ» кәлимәсендә һәм «Ихлас» сүрәсендә «р» авазы юк. Аллаһ аны безгә ничек җиңел кылган.

Балигъ булганчы балага намаз фарыз түгел, әмма ул Коръән сүрәләре өйрәнергә, укырга, тәһлил әйтергә гадәтләнергә тиеш.

Кеше Аллаһны күп зикер итсә, фарызларны җиренә җиткереп үтәсә, күңеле 2 нче дәрәҗәгә күтәрелә. Кеше яхшы белән яманны аера башлый. Элек дуңгыз колбасасын да чирканмый ашаган кеше сыер итләрен алганда да: «Бисмилләәһи, Аллаһу әкбәр», диеп суелганмы, «кем суйган» диеп тикшереп кенә ала. Чөнки ул хәрам ризыкның үзенә һәм балаларына нинди зыян салганын аңлый.

Ниндидер сәбәп белән намазы калса, борчыла, тизрәк каза кылырга ашыга. Уразаларын калдырмый. Менә бу яхшы күңел була. Күңелне ким дигәндә менә шушы 2 нче дәрәҗәдә сакларга кирәк.

Әгәр кеше хәрамнардан түгел, шөбһәле әйберләрдән дә сакланса, фарызлардан тыш, нәфел намазлары (тәһәҗҗүд, ишракъ, доха, әүвәбин һ.б.) укыса, нәфел уразалары да тотса (айның 13, 14, 15 көннәре, атнаның дүшәмбе, пәнҗешәмбе көннәре, рәҗәб, шәгьбән, мөхәррәм, зөлхиҗҗә айлары һ.б.ш.), намазларын җәмәгать белән мәчеттә укырга тырышса, Аллаһны күп зикер итсә (тәһлил, тәсбих, истигъфар, Коръән уку), күңел 3 нче дәрәҗәгә күтәрелә ала. Андый күңел каршында торган кешенең күңеле нинди икәнен сизә.

Бервакыт имам Шәфигый юлга чыга, аңа бер бәдәви гарәп очрый. Имам Шәфигый аны күрү белән: «Нинди начар күңелле кеше», - дип уйлап куя. Ә теге кеше имамны өенә чакырып кунак итә, йокларга урын бирә. Имам Шәфигый төне буе борчылып чыга: «Нинди гөнаһларым булды икән, кеше күңелен аңламый башлаганмын», - дип. Иртән теге кеше: «Сез миңа туган тиешме, әллә берәр вакыт яхшылык эшләгән идегезме?» - дип сорый. «Юк», - дигән җавапны алгач, ашаган һәм йоклаткан өчен бик кыйбат бәя түләтә. Имам Шәфигый: «Әлхәмдүлилләәәһ, ялгышмаганмын икән», - ди.

Әгәр кеше нәфелләрне бик тырышып үтәү өстенә ашау-эчүдә чаманы югалтмаса (туйганчы ашау мәкруһ, туйганнан артык ашау - хәрам), кешедән көнләшмәсә, кеше гайбәтенә кермәсә, үзен әти-әнисенә һәм башкаларга яхшылык, эшләргә багышласа, хезмәтендә байлык һәм дәрәҗә турында гына уйламаса (байлык һәм дәрәҗә күңелне каралта), үзенә начарлык эшләүчеләргә дә яхшылык белән җавап кайтарса, күңел 4 нче дәрәҗәгә күтәрелә ала.

Берәү бик зур изгелек эшләгән. Аллаһ аның янына фәрештә җибәреп: «Ул кеше теләген әйтсен, үтенечен канәгатьлән­дерәм», - дигән. Ә теге кеше: «Әлхәмдүлилләәәһ, мин Аллаһның биргәннәренә канәгать», - дигән. Фәрештә: «Нәрсә булса да сора инде», - дигәч: «Аллаһ миңа начарлык эшләгән дошманнарымның гөнаһларын кичерсен иде», - дип дога кылган.

Берәү базарда ачуланып, Баязит Бистами хәзрәтләренә таяк белән суккан һәм таягы сынган. Баязит Бистами хәзрәтләре бер таяк, бер кәсә бал алып килеп әлеге кешедән гафу үтенгән: «Мин сезнең ачуыгыз чыгуга сәбәпче булдым, минем аркада сез зыян күрдегез - таягыгыз сынды, миңа көчегезне әрәм иттегез. Менә бу балны ашагыз - көчегез кире кайтыр, менә сезгә яңа таяк, сез мине кичерегез», - дигән. Әлеге кеше хәзрәтнең аягына егылып аннан гафу үтенгән.

Безгә таяк белән суксалар, без җавап кайтарырга күсәк эзләр идек.

Шундый чиста кальб башкаларның күңелләренә уңай тәэсир ясау сәләтенә ия була. Андый кеше өшкерсә, шифасы тия, андый кеше белән сөйләшеп утыру җанга рәхәтлек бирә. Бүгенге көндә моңа ирешү мөмкин булмас дәрәҗәдә. Ризыкның хәләл дигәне дә госелсез кешеләр әзерләгән, тиешсез кием белән йөрүче урам тулы. Тормыш та иркен, ашау-эчү дә иркен. Көчле авыруга сабыр итеп яки зур бер изгелек эшләп кемгәдер Аллаһның бу рәхмәте дә килергә мөмкин. Кызганыч ки, бүген кайберәүләр мәдрәсә бетерәләр дә, дини дәрәҗә артыннан куа башлыйлар. Әйтерсең дини дәрәҗә арткан саен Аллаһка якынаясың. Берәр җиргә эшкә чакырсаң, иң элек акчасы, квартиры, машинасы турында сорашалар. «Мин бу кадәр белемем белән ничек ул шартларда эшлим?» - диеп җавап бирәләр. Син машина, акча, дәрәҗә, квартир өчен укыдыңмы? Әлбәттә, алар да кирәк. Ә иң беренче максат - өммәткә хезмәт булырга тиеш. Намус белән хезмәт итсәң халык та таныр, Аллаһ та ярдәменнән ташламас. Беренче урында матди як торса, ул Аллаһка да, өммәткә дә хезмәт түгел, нәфескә хезмәт була. Галимнең гыйлемлеге нәфесне чикли белүдә, чөнки динебез нәфесне җиңеп, күркәм әхлаклы булуга хезмәт итә.

Остазым, Габделхак хәзрәт Садыйков: »Галимнек өч әйбердә куренә:

1. Син туган илеңдә, туган җиреңдә тормышыңны Аллаһ кушканча көйлә. Халкыңны да, милләтеңне дә, гореф-гадәтне дә, кануннарны да хөрмәт ит, шул ук вакытта дин кысаларыннан да чыкма, җәмгыятьнең бер өлеше бул, ислам кушканча яши торган гаилә кор.

2. Аллаһның динен кешеләргә матур итеп, алар аңларлык итеп җиткер, аның өчен:

- Дингә мәхәббәтле кешеләрне матур, дини вәгазьләр белән вәгазьлә,

- Фән кешеләрен, дәүләт кешеләрен фәнни тел белән, фәнни ачышларга Коръәндә дәлилләр барлыгы белән вәгазьлә,

- Динсезләргә күркәм гаилә тормышың, куркәм хокың үрнәк булып торсын.

3. Шәхси үрнәк. Озак еллар буе барган атеистик тәрбия, күп кешеләрнең дингә, дин әһелләренә булган карашын тискәре якка үзгәртте. Ни генә әйтсәләр дә, хурласалар, кимсетсәләр дә матур кеше булып кала бел. Моның өчен күңелнең саф булуы, үзеңнең сабыр булуың кирәк.»

Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: «Аллаһ сезнең дәрәҗәгезгә дә, байлыгыгызда да карамый. Ул сезнең күңелләрегезгә карый».

Димәк, без күңел сафлыгы белән генә Аллаһка якын булабыз. Әле бу өлкәдә һәркайсыбызга иксез-чиксез эшлисе бар. Кызганыч ки, без бүген күңелебезне сафландырасы урынга байлык, дәрәҗә артыннан куып, үзебезне дә харап итәбез, дингә дә зыян салабыз. Югыйсә, җитәкче булу ул әле кеше булу, дигән сүз түгел. Берәүне зур җитәкче итеп сайлап куйганнар. «Нинди изгелекләрем өчен мине бу урынга куйдылар микән?» - дип горурланып, уйланып утыра икән, янына бер фәрештә килеп: «Горурланма. Бу халыкның гөнаһысы күбәйде. Шуңа күрә алар бу дөньяда иза чиксеннәр, дип Аллаһ аларга сине сайлатты. Синең дә гөнаһың күп, син бу урының белән үзеңә ахирәттә газапны арттырачаксың», - дигән. 5 нче дәрәҗә күңел дә була ала. Күңеле ул дәрәҗәгә җиткән кеше киләчәкне дә фараз кыла ала. Әмма андый күңел пәйгамбәрләргә генә бирелгән.

Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) - ахырзаман Пәйгамбәре. Аннан соң һич пәйгамбәр килмәячәк. Димәк, бер кеше дә киләчәкне фараз кыла алмый, аны эшләүче көферлеккә төшүче һәм ялганчы була.

Аларга ышанучы да көферлеккә төшә, бик сак булырга кирәк. Бүген, кызганыч ки, андый шарлатаннар күбәйде, аларны зурлап гәзитләргә язалар, телевизордан күрсәтәләр. Бу эшләр халыкны саташтырып, иманнан чыгару өчен эшләнә. Әлбәттә, тел сөяксез, сөйли торгач, мең сүзнең берсе туры килергә мөмкин.

Хуҗа Насретдин җәядән ата икән. Беренче угы тимәгәч: «Минем күрше менә шулай ата», - тимәгәч: «Безнең шәһәр башлыгы менә шулай ата», - ди икән. Аллаһның рәхмәте белән өченчесе тиеп куйгач: «Хуҗа абзагыз менә шулай ата!» - дип мактанып куйган. Шуның шикелле, әллә нигә бер сүз туры килеп куйса, аннан сенсация ясап, кеше башын бутау дәвам итә.

Имам Газали хәзрәтләре: «Әгәр кеше үз күңелен тикшереп, аны төзәтү өчен эшләсә, һичкемне тикшерергә вакыты калмас иде», - дигән.

Аллаһ Раббыбыз атабыз Әдәм гәләйһис сәлләмгә әманәт итеп биргән Ислам дине белән күңелләребезне дәвалап, чистартып, кальбе сәлим белән: «Ләәә иләөһә илләллаааһ мүхәммәдүр-расүүлүллаааһ», - дип дөньядан үтәргә, Аллаһның вәгъдә кылган җәннәтләренә кереп, аның дидарын күрергә насыйп булса иде.

Җәлил хәзрәт Фазлыев

http://tatar-islam.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев