Аномаль салкын һава торышы турында кисәтү
«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» аномаль-салкын һава торышы булачагын кисәтә
5 декабреннән 13 декабренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә арктик антициклон йогынтысы астында һава температурасының шактый түбән төшүе һәм аномаль-суык һава торышы урнашуы көтелә.
5-6 декабрьдә кар явачак, 5 декабрь төнендә буран булачак. Җил төньяк-көнбатыш юнәлешендә 5-10 м/с, 5 декабрь төнендә урыны белән 15-17 м/с кадәр көтелә.5 декабрь температурасы: төнлә -8.. -13°тәшкил итәчәк, көндез -6..-11°. 6 декабрь төнендә температура -14..-19°ка кадәр төшәчәк, көндез -12..-17° көтелә.
7 декабрьдә республикага Арктиканың аз болытлы антициклоны таралачак. Бу антициклонның йогынтысы ким дигәндә 13 декабрьгә кадәр сакланачак. Төнлә һава температурасы -23..-29°кә кадәр төшәчәк, түбән районнарда -34°, көндез -20 °..-25° тан югары түгел дип фаразлана. Көнлек уртача һава температурасы нормадан 10-20°түбәнрәк булган аномаль-суык һава торышы көтелә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе:
Туңудан һәм өшүдән саклану өчен, урамга чыкмаска, балаларны, йорт хайваннарын урамда озак вакыт тотмаска, ерак сәфәрләргә кузгалуны тыярга.
Туңу куркынычының төп факторлары булып: тыгыз һәм дымлы кием һәм аяк киеме, кан тамырлары белән проблемалар, алкоголь куллану, шулай ук хәлсезлек һәм артык арыганлык тора. Салкыннан саклану өчен җылы киенегез, актив хәрәкәттә булыгыз.
Көчле салкыннарда еракка йөрмәү һәм сәяхәт итмәү яхшырак. Автомобиль йөртүчеләргә дә сезон буенча киенергә, кайнар чәй запасы булдырырга, мөмкин кадәр ягулык запасы булырга тиеш
фото https://ru.freepik.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев