Әтиләр-илнең терәге
Бүген Россиядә Әтиләр көне билгеләп үтелә.Бәйрәмегез белән, хөрмәтле әтиләр!
Әтиләр көне - әтиләребезгә безнең өчен эшләгән барлык эшләре өчен рәхмәт белдерә торган көн. Бу бәйрәм - аларга булган мәхәббәтне һәм хөрмәтне күрсәткән көн.
Әтиләр көне Россиядә беренче тапкыр 2021 елда билгеләп үтелә башлады. Ул бөтен ил буенча октябрьнең өченче якшәмбесендә бәйрәм ителә. Документта бу көн «гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә әтинең әһәмиятен арттыру максатларында» билгеләнгән, диелә. Моңа кадәр Әтиләр көне Россиянең 15 төбәгендә билгеләп үтелә иде.
Күпчелек башка дәүләтләрдә Әтиләр көне июнь аеның өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Беренче тапкыр бу дата АКШда 1910 елның 19 июнендә бәйрәм ителә. 1966 елдан илкүләм бәйрәмгә әйләнә.
Әтиләрне ничек котларга?
Иң зур бүләк, әлбәттә, җылы сүз! Башка вакытта әйтелмәгән, әйтергә тартынган сүзләрне җиткерү; әти-әни йортына кунакка бару (кайту),әти кешегә эшләрендә булышу; бару (кайту) мөмкинлеге юк икән, телефоннан шалтырату;ул күптән алырга хыялланган берәр әйберне бүләк итү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев