Яңалыклар
Авариядән соң юлда торучыга 1 мең сум штраф яный
2015 елның 1 июленнән башлап юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелә.
Хәзер авария ясаган шоферларга башка транспорт чараларына комачаулык итмәс өчен үз транспортын юлның машиналар йөри торган өлешеннән алырга кирәк. Шулай эшләмәсә, аңа 1 мең сум штраф яный.
Ә инде авариядә зыян күрүче яки үлүчеләр булса, шофер башка машиналар хәрәкәтенә нык...
2015 елның 1 июленнән башлап юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелә.
Хәзер авария ясаган шоферларга башка транспорт чараларына комачаулык итмәс өчен үз транспортын юлның машиналар йөри торган өлешеннән алырга кирәк. Шулай эшләмәсә, аңа 1 мең сум штраф яный.
Ә инде авариядә зыян күрүче яки үлүчеләр булса, шофер башка машиналар хәрәкәтенә нык комачаулык тудырган очракта гына машинасын күчерергә тиеш. Зыян күрүчеләр булмаганда, таләпне һичсүзсез үтәү мәҗбүри. Кем гаепле икәнен юл читендә хәл итәргә туры киләчәк. Элеккечә үк, транспорт чараларының бер-берсенә карата, шулай ук юл инфраструктурасы объектларына карата ничек торганын, вакыйгага караган эзләр һәм әйберләрне, транспорт чараларына килгән зыянны теркәргә кирәк. Шулай ук шаһитларны да язып алырга. Шуннан соң полициягә шалтыратырга. Аннары полиция хезмәткәре кушканнарны үтәргә.
Юл-транспорт вакыйгасында катнашучылар арасында килешмәүчәнлек булмаса, полициягә хәбәр итеп тормаска да була.
Әлмәт таңнары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев