Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

АВСТРАЛИЯ ГРИППЫ – ТҮБӘН КАМАДА?!

Бүген интернетта Түбән Кама шәһәрендә бер яшүсмердә австралия гриппы дигән яңа төрле авыру тапканнар, дигән хәбәр таралды. Тавык гриппы, дуңгыз гриппы дигәннәр турында ишеткән идек инде. Ә гриппның бу яңа төре турында әлегә кадәр бер ни ишеткән булмагач, куркуга төштек. Шул уңайдан “Ялкын” тиз генә сиңа бу авыру турында сөйләп китмәкче. Ни генә булса да – шуны онытма: белгечләр үзлектән дәваланмыйча, табибка мөрәҗәгать итәргә, кеше күп булган урыннарда сакланып йөрергә куша.

 

Медицина юнәлешендә H3N2 штаммы “Австралия гриппы” дип атала.

Австралия гриппы нәрсә соң ул?

Безнең колаккка ят булып тоелган Австралия гриппы беренче тапкыр 2017 елда ачыклана. Әлеге авыру 2018 елда Австралиядә 170 мең кешене аяктан еккан булган инде. Европада да гриппның бу төре былтыр киң таралыш алган.

Бу вирус башкаларыннан тиз йоктыручанлыгы һәм үзенең кискенлегеге белән аерыла. Еш кына иммун системасы начар булган кешеләргә, балалар, йөле хатыннар һәм картларга йога. Бүген аны иң куркыныч грипп вирусы, дип тә атаучылар бар.

Австралия гриппының симптомнары:

  • аны йоктырганнан соң инкубация чоры 1-2 көн дәвам итә;
  • авыру үзендә хәлсезлек тоя;
  • температура 38-39 градуска кадәр күтәрелә;
  • кич белән бизгәк тоту ешая;
  • ашказаны авырта, косасы килә;
  • аппетит югала, тамак авырта, ризыкны йоту авырлаша.

Бу төр грипп 5-7 көн дәвам итә. Аны йоктырган вакытта туклану режимы турында да онытмаска кирәк. Авырган кешегә майсыз шулпа, җиңелчә аш, боткалар, пешерелгән ит ашарга киңәш ителә. Кыздырылган, борычлы, ачы ризыклардан тыелып торырга кирәк. Ашказан яхшы эшләп китсен, дисәң, махсус дарулар эчеп кую да ярый.

Австралия гриппы кыш, яз айларында актив. Аны хастаханәдә дәвалап булса да, ул өзлегүләргә китерергә мөмкин икән. Йөрәк зәгыйфьлелегеннән интегүчеләргә аеруча куркыныч. Бу грипптан, авыруны урын өстендә кичереп, күп итеп сыеклык эчеп, вируска каршы дарулар кулланып, котылып була.

Профилактик чаралар:

  • вакцина ясату;
  • кеше күп булган урыннарда маска куллану;
  • кыш, яз айларында иммунитетны күтәрергә, яшелчә, җиләк-җимешне күбрәк ашарга;
  • грипп йоктырган кеше белән аралашырга туры килсә, саклану чаралары турында онытмау;
  • бүлмәне җилләтү;
  • өйне дымлы чүпрәк белән ешрак җыештыру;
  • урын-җирне еш алмаштыру;
  • аерым савыттан ашау.

Бу кагыйдәләрне истә тотсаң, австралия гриппы, Австралиянең үзе кебек синнән бик ерак булыр. Сәламәт бул!

Фото: pixabay.com

http://yalkyn.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X