Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Автобустан егылып төшкән малайга 500 мең сум

Әлеге хәл 8 апрельдә булган иде. Казанның Восстания урамында, 51 яшьлек йөртүче ишекләрен ябарга оныту аркасында автобустан 12 яшьлек малай егылып төшкән иде. Ул вакытта салонда аннан башка бүтән кеше булмаган. Әлеге факт буенча тикшерү эше кузгатылды. Һәлакәт аркасында малай имгәнү һәм сыну кебек җәрәхәтләр алган. Иминият кануннары буенча зыян...

Әлеге хәл 8 апрельдә булган иде. Казанның Восстания урамында, 51 яшьлек йөртүче ишекләрен ябарга оныту аркасында автобустан 12 яшьлек малай егылып төшкән иде. Ул вакытта салонда аннан башка бүтән кеше булмаган. Әлеге факт буенча тикшерү эше кузгатылды.

Һәлакәт аркасында малай имгәнү һәм сыну кебек җәрәхәтләр алган. Иминият кануннары буенча зыян күрүчегә 500 мең сумга кадәр компенсация түләнергә мөмкин, дип аңлата "Агенство страховых новостей" сайты Милли иминиятләштерү җаваплылыгы берләшмәсе сүзләренә таянып.

Иминият түләве бу очракта Россия Хөкүмәте тарафыннан расланган махсус таблица ярдәмендә исәпләнелә икән. Бәрү кебек имгәнүгә минималь түләү 2 мең сум булса, сыну очраклары буенча түләү 500 мең сумга кадәр җитә, ди.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X