"АвтоВАЗ" Lada XRAY автомобиленең бәясен игълан итте
Әлеге автомобильне серияле җитештерү 2015 елның 15 декабрендә башланган иде. Машина сатуга 14 февральдә чыгачак. "АвтоВАЗ" үзе җитештергән Lada XRAY автомобиленә бәяне 589 мең сум, дип билгеләде. Әлеге бәягә автомобильнең Optima комплектациялесен сатып алып булачак. Икенче төр - Comfort комплектациялесе 628 мең сум, ә Prestige - 698 мең сум торачак....
Әлеге автомобильне серияле җитештерү 2015 елның 15 декабрендә башланган иде. Машина сатуга 14 февральдә чыгачак.
"АвтоВАЗ" үзе җитештергән Lada XRAY автомобиленә бәяне 589 мең сум, дип билгеләде. Әлеге бәягә автомобильнең Optima комплектациялесен сатып алып булачак. Икенче төр - Comfort комплектациялесе 628 мең сум, ә Prestige - 698 мең сум торачак.
Автомобильнең иң арзанлысы да ике фронталь куркынычсызлык мендәре, ESC тотрыклылык системасы, аудиосистема кебек кирәк-ярак белән баетылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев