"Авыл хуҗалыгы техникасын 2016 елгы кыр эшләре сезонына әзерләүне оештыру” темасына семинар-киңәшмәләр
10-19 ноябрьдә республиканың җиде зонасында "Авыл хуҗалыгы техникасын 2016 елгы кыр эшләре сезонына әзерләүне оештыру" темасына семинар-киңәшмәләр уза. Киңәшмә кысаларында министрлыкның инженер-техник хезмәте эшчәнлегенә йомгак ясала, техниканы киләсе ел сезонына әзерләү бурычлары, Татарстан Республикасы АПКын техник җиһазлау, үзйөрешле техникага тикшерү уздыру, лизинг техникасы белән тәэмин итү, запас частьләр әзерләү мәсьәләләре...
10-19 ноябрьдә республиканың җиде зонасында "Авыл хуҗалыгы техникасын 2016 елгы кыр эшләре сезонына әзерләүне оештыру" темасына семинар-киңәшмәләр уза. Киңәшмә кысаларында министрлыкның инженер-техник хезмәте эшчәнлегенә йомгак ясала, техниканы киләсе ел сезонына әзерләү бурычлары, Татарстан Республикасы АПКын техник җиһазлау, үзйөрешле техникага тикшерү уздыру, лизинг техникасы белән тәэмин итү, запас частьләр әзерләү мәсьәләләре карала.
Киңәшмәләрдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең механизация буенча консультантлары, Татарстан Республикасы Гостехнадзоры инспекторлары, авыл хуҗалыгы формированиеләренең баш инженерлары, агрохолдинглар җитәкчеләренең механизация буенча урынбасарлары, дилерлар һәм сервис хезмәтләре вәкилләре катнаша. 12 ноябрьдә Балтач районында узган чарада бездән дә район делегациясе катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев