Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл хуҗалыгында сан алу үткәрәчәкләр

Киләсе елда дәүләт статистика органнарында авыл хуҗалыгында сан алу үткәрәчәкләр. Федераль дәүләт статистика хезмәтенең республика территориаль органы Саба районы бүлегендә дә бу эшкә әзерлек бара. Бүлекнең баш белгече-эксперты Руслан Сафин әйтүенчә, сан алу чорына ике өстәмә штат берәмлеге - сан алу буенча вәкил һәм белгеч бирелгән. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер...

Киләсе елда дәүләт статистика органнарында авыл хуҗалыгында сан алу үткәрәчәкләр. Федераль дәүләт статистика хезмәтенең республика территориаль органы Саба районы бүлегендә дә бу эшкә әзерлек бара.
Бүлекнең баш белгече-эксперты Руслан Сафин әйтүенчә, сан алу чорына ике өстәмә штат берәмлеге - сан алу буенча вәкил һәм белгеч бирелгән. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары, дача-бакча участоклары турында мәгълүмат туплау инде тәмамланып килә, 1 августка кадәр алар шәхси ярдәмче хуҗалыклар турында мәгълүматны җыеп бетерергә тиешләр. Ә авыл хуҗалыгы сан алуы "Авылда - тәртип, илдә - муллык" дигән девиз белән 2016 елның 1 июленнән 15 августына кадәр узачак. Озакламый статистика органнарына сан алучылар өчен формалар да кайтырга тиеш. Болар - зәңгәр жилетлар һәм эмблемалы козыреклар. "Быел сан алучыларны планшетлар белән тәэмин итү дә каралган. Авыл хуҗалыгы сан алуы вакытында эре авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм шәхси ярдәмче хуҗа­лыкларда, дача-бакча ширкәтләрендә җир ресурслары, культуралар мәйданнары, терлек һәм кош-корт саны турында тулы мәгълүмат туплау күздә тотыла,- ди Руслан Сафин.
Бу саннар хөкүмәт тарафыннан үз җитештерү­челәребезгә ярдәм чаралары булдыруда нигез булып торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев