Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл җирлекләрендә “Әти, әни, мин – спорт гаиләсе” бәйгеләре дәвам итә

Мишә авыл җирлегендә үткән ярышта - Олы Нырты, Мишә, Иштуган, Килдебәк авыл җирлекләрендәге гаиләләр катнашты. Күп балалылар арасында Олы Ныртыдан Фәйзуллиннар, мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр арасында Мишә авыл җирлегеннән Әхмәтвәлиевлар җиңү яулады. Эзмә авыл җирлегендә үткән ярышларда Явлаштау, Шекше, Эзмә, Курсабаш авыл җирлекләреннән килүче спортчылар көч сынашты. Күңелле һәм...

Мишә авыл җирлегендә үткән ярышта - Олы Нырты, Мишә, Иштуган, Килдебәк авыл җирлекләрендәге гаиләләр катнашты. Күп балалылар арасында Олы Ныртыдан Фәйзуллиннар, мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр арасында Мишә авыл җирлегеннән Әхмәтвәлиевлар җиңү яулады.

Эзмә авыл җирлегендә үткән ярышларда Явлаштау, Шекше, Эзмә, Курсабаш авыл җирлекләреннән килүче спортчылар көч сынашты. Күңелле һәм киеренке бәйгедә күп балалылар арасында Шекшедән Хөсәеновлар, мөмкинлекләре чикләнгән балалар үсүче гаиләләр арасында Явлаштаудан Галимҗановлар беренчелеккә чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев