Авыл һәм шәһәр җирлекләрендә җыеннарга старт бирелде
Узган атнада авыл һәм шәһәр җирлекләрендә җыеннарга старт бирелде һәм алар 11 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Җыеннарда район җитәкчеләре, халык белән очрашып, аларны борчыган проблемаларны хәл итү юлларын эзләячәкләр. Җитәкчеләр үзләре сезнең янга килгәндә фикер-тәкъдимнәрне җиткереп, сорауларны биреп калырга кирәк. Узган шимбәдә Юлбат авыл җирлегендә булган җыенда район башлыгы Рәис...
Узган атнада авыл һәм шәһәр җирлекләрендә җыеннарга старт бирелде һәм алар 11 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Җыеннарда район җитәкчеләре, халык белән очрашып, аларны борчыган проблемаларны хәл итү юлларын эзләячәкләр. Җитәкчеләр үзләре сезнең янга килгәндә фикер-тәкъдимнәрне җиткереп, сорауларны биреп калырга кирәк. Узган шимбәдә Юлбат авыл җирлегендә булган җыенда район башлыгы Рәис Миңнеханов, аның урынбасары Расих Закирҗанов, башкарма комитет җитәкчесе Равил Гасыймов катнашты. Халык юлларны төзекләндерү мәсьәләләрен күтәрде, Тенекидә яшәүчеләр балалар бакчасы төзүне сорадылар. Бу атна башында җыеннар Иштуган, Явлаштау авыл җирлекләрендә үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев