73 яшьлек Сания Зарипова: Авылда яшәп мал асрамаган кешеләргә аптырыйм»
Кече Шыңар авылында яшәүче 73 яшьлек Сания апа Зарипова үз хуҗалыгында сигез мөгезле эре терлек асрый. Шуларның дүртесе савым сыеры. Бәләкәй генә, нәфис гәүдәсенә никадәр көч-куәт, тырышлык сыйганына сокланырлык аның.
Хәзерге вакытта авылларда мөгезле эре терлек, бигрәк тә сыер малы тотучылар елдан-ел кими. Кече Шыңар авылында яшәүче 73 яшьлек Сания апа Зарипова үз хуҗалыгында сигез мөгезле эре терлек асрый. Шуларның дүртесе савым сыеры. Бәләкәй генә, нәфис гәүдәсенә никадәр көч-куәт, тырышлык сыйганына сокланырлык аның.
Гомере буе сыер савучы булып эшләп, 4 тулганчы торырга ияләнгән Сания апа лаеклы ялга чыккач та шундый ук көндәлек режим белән яши. Таң беленә башлаганчы абзар тулы малкайлары янына ашыга, сөтлебикәләре дә, үзе дә шуңа көйләнгән.
“Шушы авылда тудым, шушында үстем. Сигезенче сыйныфны тәмамлауга, 1966 елда сыер саварга фермага килдем. Апаларымның дус кызлары савымчы иде, алар янында сыер саварга өйрәндем. Көз көне колхозда кәбестә алган вакытта, ул чактагы рәис Габделхак Кәримуллин машинасына утыртып, фермага эшкә алып менде. Шул көннән 42 ел сыер савып, 2005 елда лаеклы ялга чыктым. Пенсиягә чыккач та сыер савучыларга алмашка йөрдем. Ул чорда 18-20шәр сыер 3 тапкыр кул белән савыла. Ашарларына бирү, асларын җыештыру –барысы да кул көче белән иде”, – дип сөйли әңгәмәдәшем.
Эш кешене бетерми, чыныктыра гына, дигәннәренә Сания апа мисалында тагын бер кат инанасың. Яраткан хезмәтеннән аерылганга күп еллар узса да, булды, ял итим дип, кул кушырып утыруны күз алдына да китерми ул. Гомер-гомергә мал-туар асрау гадәте һаман үзенекен итә.
“Мәрхүм ирем Әгъзам да бик уңган, булдыклы кеше иде. 2020 елда дөнья куйды. Бер сыйныфта укып, гомер буе бер сукмактан атладык, 46 ел гомер кичердек. Кулыннан килмәгән эш юк иде аның. Җәйләрен комбайнда, кышын тракторда эшләде. Үзем эшкә киткәнче өйдәге 3 сыерны савып, фермага йөгерә идем. Дүрт балабыз да кече яшьтән кул арасына кереп, ярдәмләшеп үстеләр. Бүгенге көндә берүзем яшим. Маллар карап юанам. Шуннан күңелемә рәхәтлек алам”, –ди Сания апа.
Балаларының ярдәменнән башка гына сигез баш терлекне берүзе генә тәрбияли алмаслыгын да яшерми. Ул-кызлары атна саен кайтып, әниләренә төп терәк-таяныч булып торалар. Кызлары Гөлназ, Халидә, уллары Алмаз Казанда яши. Хәния Олы Шыңарга килен булып төшкән. Сания апага язмыш сынауларын да кичерергә туры килә: улы Алмазның тормыш иптәше Әлфинур 27 яшендә вафат булып, 1 һәм 6 яшьлек уллары ятим кала. Малайларны олы кызлары Гөлназ белән әтиләре Алмаз бергәләп тәрбиялиләр. “Бик пар килгән, матур гаилә иделәр, бәхетле тормышларына сөенеп яшәгәндә олы хәсрәт килде. Киленемне бик ярата идем. Аллаһ мондый сынауны беркемгә дә күрсәтмәсен”, –дип күз яшен сөртә ул. Бу хәсрәтне бергәләшеп күтәрү, бер-беренә терәк булу яшәр өчен көч өсти.
Тормыш-көнкүрешне ныгытыйм, табынымны мул итим дисәң, алны-ялны белми көч түгәргә, тир тамызып эшләргә кирәклеге билгеле. Сания апа малларсыз яшәүне күз алдына да китерми. Казанда төзелештә эшләүче, кулы эш белгән Алмаз мал җанлы әнисенә бөтен уңайлылыклары булган яңа абзар салып куандыра. Җылы, иркен абзарны ничек буш тотасың? Суы да кергән, чиләк белән ташып азапланасы юк. Сыерлар аппарат белән савыла. Балаларының өлкән яшьтәге әниләрен мал белән азаплыйсылары килмәсә дә, сәламәтлек булганда, тәндә көч барында Сания апа хезмәттән тәм табып яши. Мал санын киметергә исәбе юк.
“Бер дә зарланмыйм, бик рәхәтләнеп карыйм. Шулар белән сөйләшеп күңелемә рәхәтлек алам. Балалар кайтканда миңа бөтен эшне җайлап китәләр. Дүрт тулганчы торам, сыерларны савып, сөтләрне тапшырып, сәгать 5 тә керәм. Яңадан 8 тулгач асларын җыештырам. Сәгать 10.30да көндезгесен, кичкесен 4тә карыйм. Яктыда эшемне бетереп керәм. Сыер үзен аклый ул. Сөтләрен тапшыргач акчасы кереп тора. Печәнен, ашлыгын сатып алганнан соң да барыбер файдасы кала. Мин аны файдасы бар дип тә асрамыйм , шулар белән юанып йөрим. Симертү малын яратмыйм. Сыйлы көнең сыер белән, дип тикмәгә генә әйтмиләр. Өстәлдән сөт ризыклары өзелми. Үзеңнең сары маең гына ни тора. Бүгенгә сигез баш мал булса, әле тагын Аллаһ боерса, дүрт сыерның бозаулыйсы бар. Пенсиягә чыккач эшлисе эшләрем дә күп, тик менә пенсиягә генә чыгып булмый әле”, –дип шаярта ул.
Җәйләрен каз-үрдәк, чебешләр үстерә. Авылда яшәп, мал асрамаган кешеләргә аптыравын да яшерми ул. Гомер буе хезмәттә булып, өлкәнәйгән көннәрендә дә үзләренең хәләл көчләренә таянып яшәүче Сания апа кебек авыл җанлы кешеләр соклану хисләре генә уята. Авылларыбыз нәкъ менә шундыйларга таяна да инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев