Авыл җыеннары дәвам итә
Җирле үзидарәләрдә гражданнар җыеннары Олы Шыңар, Тимершык, Арташ, Олы Нырты, Килдебәк, Мишә, Шекше, Эзмә, Явлаштау, Иштуган авыл җирлекләрендә үтте.
Тимершык авыл җирлеге башлыгы Айдар Хаҗиев элек халыкның тормыш-көнкүреше, эшлеклелек активлыгы белән таныштырды. Әлбәттә, иң беренче демографик вәзгыять турында мәгълүмат бирелә. Биш авылны берләштергән җирлектәге 678 хуҗалыкта 1537 кеше яши. Узган ел 20 бала туган, 13 үлем очрагы теркәлгән. Биш пар язылышкан, шунысы куанычлы, гаиләләр таркалу очрагы булмаган. Җирлектә күп балалы 45 гаилә исәпләнә. 118 кеше үзмәшгуль булып теркәлеп, алар нигездә косметик хезмәт күрсәтү, тамада, шәхси техника хезмәте, мебель ясау, төрле төзелеш эшләре белән шөгыльләнәләр. Барлыгы 40 шәхси эшмәкәр теркәлгән. Айдар Хаҗиев шулай ук 2026 елда үзара салымга планлаштырылган эшләргә дә тукталды. Нигездә ул Тимершык, Кызыл Мишә, Сабай авылы урамнарына юл ремонты һәм Миңгәр, Көек авылында чишмәләрне төзекләндерүгә, Тимершыкта, Көектә күп балалы гаиләләр өчен бүлеп бирелгән җир биләмәләренә газ кертү, Миңгәр авылында су трассасын яңага алыштыру, Кызыл Мишә авылына GPON линиясе сузу, Тимершыкта мәчет янына менә торган тау кырыеннан җәяүлеләр өчен тротуар салу һәм башка эшләргә юнәлтеләчәк. Җыенда халыктан мөрәҗәгатьләр кермәде.
Арташ авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Мөхәрләмов чыгышында шушы биләмәдә теркәлгән крестьян-фермер хуҗалыклары эшчәнлеге киң яктыртылды. 2025 елда җирлектә 21 – КФХ һәм шәхси эшмәкәр, 2 – җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 1 – кооператив үзләренең эшчәнлекләрен алып барган. Шулай ук җирлектәге шәхси хуҗалыклар үсешенә дә тукталды. Мәсәлән, шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләрнең баш саны 2024 елда 308 баш булса, 2025 елда 328 башны тәшкил итә. Шуның арасыннан савым сыерлары 177 баш исәпләнә. Җирлектә тырыш, хезмәтсөючән халык яши. Венер Фәрхиев шәхси хуҗалыгында 23, Рамил Гатиятуллин, Данис Сәлахиев хуҗалыгында 10 баш савым сыеры бар. 2025 елда 61 үзмәшгуль теркәлгән.
Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Нияз Заһидуллин узган елгы җирлек эшчәнлегенә җентекле анализ ясап, демографик вәзгыять белән дә таныштырды. Килдебәк авыл җирлегендә барлыгы 415 хуҗалык исәпләнә (шуның 56 буш йортлар), 920 кеше яши. Узган ел җирлектә 8 сабый дөньяга килгән,7 кеше вафат булган. Шулай ук 2025 елда 13 кеше җирлеккә яшәргә кайткан, бу 2024 ел белән чагыштырганда 8 кешегә кимрәк. Шул ук вакытта 12 кеше башка җирләргә күчеп киткән. Бер пар язылышкан, ике гаилә таркалган. 2025 елда гражданнар тарафыннан авыл җирлеге башкарма комитетына язмача – 5, телдән 5 мөрәҗәгать кабул ителгән.
Олы Нырты авыл җирлегендә узган җыенда да иң элек участок вәкаләтлесе, район прокуроры, янгын куркынычсызлыгы буенча җаваплы вәкилләрнең, чыгышлары тыңланды. Олы Нырты авыл җирлегендә урнашкан учреждение җитәкчеләре 2025 елда башкарылган эшләренә анализ һәм 2026 елга үзләренең эшләрен камилләштерү буенча планнары белән таныштырдылар. Олы Нырты авыл җирлеге башлыгы Рафис Сәфәргалиев еллык эшчәнлек буенча чыгыш ясады. Соңыннан муниципаль район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов дәүләт программаларының әлеге җирлектә дә уңышлы гамәлгә ашырылуын билгеләп үтте. Шулай ук җирлектә балаларның аз тууы, үлем очракларының һәм читкә китүчеләрнең күп булуына тукталды.
Олы Шыңар авыл җирлегендә узган җыенда җирлек башлыгы Алмаз Гарипов әлеге төбәктәге төп җитештерү һәм хезмәт юнәлеше булган “Туган як” җәмгыяте эшчәнлеге белән җентекләп таныштырды. Оешмада 102 кеше эшли, уртача хезмәт хакы 50794 сум тәшкил итә. Җәмгыятьтәге 1мең 828 баш мөгезле эре терлекнең 599 сыерлар, 138 баш ат алып тора. 3800 баш сыер малына исәпләнгән югары технологияле роботлаштырылган “ПМК” сөт комплексында авыл җирлегеннән 9 кеше эшли. Биш авылны берләштергән җирлектәге 284 хуҗалыкта 844 кеше яши. 2025 елда 3 бала туган, 14 кеше вафат булган, 1 пар язылышкан, 2 гаилә аерылышкан. 2026 елда җыйналачак үзара салым акчасына авыл юлларын ремонтлау эшләрен дәвам итү планлаштырыла.
Шекше авыл җирлегендә узган җыенда да иң элек район прокуроры, җәмәгать, янгын иминлегенә күзәтчелек итүче органнар вәкилләре чыгышлары тыңланды. Авыл җирлеге башлыгы Радик Хәйртдинов авыл җирлеге үсешендә авыл хуҗалыгы зур роль уйнавын, әлеге биләмәдә эшчәнлек алып баручы “Игенче” җәмгыятенең җитештерүчәнлек күрсәткечләре белән таныштырды. Биредә 182кеше хезмәт куя. Ел дәвамында төзелеш-ремонт эшләре алып барыла, чисталык буенча зур эшләр башкарыла, терлекчелек тораклары яңа баштан реконструкция үтә, яңартылып төзелә. Шулай ук авыл җирлегенең эшчәнлегенә дә җентекле анализ ясады. Узган елгы сорауларга килгәндә, Шекше авылында соралган уен мәйданчыгы юллар ремонтыннан соң булдырылачагы әйтелде. Быел Сәрдә авылы клубына янкорма һәм спорт мәйданчыгы төзү буенча мөрәҗәгать яңгырады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев