Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылдашым Илфар абый

Авылдашым, милиция полковнигы Илфар Зөфәр улы Билалов 32 ел эчке эшләр органнарында намуслы хезмәте белән танылган шәхес.

Ул  1985–1999 елларда  Казан  шәһәренең  Ленин (соңрак Авитөзелеш) районы  эчке эшләр бүлеге  начальнигы  була. Аннан  соң 15 ел шул  ук  районда суд приставлары  хезмәте башлыгы  вазифаларын башкара, Юстиция   полковнигы дәрәҗәсен дә ала. Татарстанның  атказанган  юристы.  Хәзерге  көндә лаеклы ялда, Казанда яши. Күптән  түгел аңа 75 яшь тулды.

Илфар  Зөфәр улы – зыялылар гаиләсеннән.  Әнисе Маһифәрвәз апа укытучы,  китапханәче, әтисе  сәүдә хезмәткәре  иде. Балачагы Мишәдә балык тотып, болында  атлар  көтеп үткән. Ун  яшендә ат җигеп пекарнядан  кибеткә ипи ташыган. Гармунда  уйнарга  өйрәнгән. Эзмә мәктәбендә "4" һәм "5"легә генә  укыган.  Шәмәрдәндә интернатта торып,  урта  белем  алган.

“Шуннан соң, 1966  елда  мине Субаш  мәктәбенә  укытырга  җибәрделәр.  Үзем бала  идем,  унсигез дә  тулмаган бит. Олы юлдан читтәге авыл, трактор белән бер тәүлек бардык. Немец телен  укыттым,  физкультура, җыр дәресләреннән белем бирдем.  Ике  елдан  соң Субаш егет-кызлары мине зурлап  армиягә озаттылар.  Җыйнау пунктына  баргач, Татарстан хәрби  комиссариатына часть начальнигы кереп, берничә егетне һәм мине  милиция батальонына  сайлап  алды. Шулай  итеп, Казанда хезмәт иттем, башта  отделение  командиры,  аннары, кыскача әйтсәк,  замкомвзвода булдым. Ике   елда алдагы тормышым  өчен дәреснең  зурын алдым.  Мәктәптә  укытканда  хыялым педагог булу иде.  Армиядә  фикерем  үзгәрде”, –  дип сөйли әңгәмәдәшем.

Хәрби бурычын  үтәгән егет Эзмәдә солдат киеменнән бер-ике генә   күренә дә, Казанга  китеп бара, Ленин   районында участок инспекторы  булып урнаша. Өч  елдан  аны  җинаятьчеләрне эзләү бүлегенә күчерәләр. Оперуполномоченный штатында өч  ел гына  эшләп  кала,  ул  инде милиция отделениесен җитәкли.  Эш   күрсәткән хезмәткәрне югарыга тиз   күтәрәләр. Биш  елдан Илфар  Билалов Ленин районы  милиция бүлеге   начальнигы  урынбасары  була. Бу вакытта  ул  инде Алабуга   милиция  мәктәбендә  алган белеме өстенә  МВД  академиясе  филиалын да тәмамлый.  Югары белемле, тәҗрибәле  кадрны тагын биш  елдан бүлек башлыгы итеп  билгелиләр. Җаваплылык тагын  да  арта, йокысыз  төннәр башлана.

“Көне-төне  чабасы,  ял  юк.  Кичке  6да  эш башлана  гына  иде, өйгә  11-12ләрдә генә кайта  идек.  Үтереш була калса, анда начальник үзе  барырга тиеш.   Гомумән, 90нчы еллар – җинаятьләр саны арткан  чор. Урлашу, үтерү, кеше талаулар  гадәти хәл.  Фатир  басу очраклары  көнгә 15-20ләп теркәлә. Бервакыт федераль эзләнүдәге  куркыныч рецидивистны тоттык. Телен  ачарга   кирәк, ә бу сөйләми. Төрмәдә утыручыларның оста  картежниклар икәнлеген беләм. Шуңа моңа уен тәкъдим иттем.  Өч тапкыр отсаң, сиңа җиңеллек   ясыйм, әгәр дә җиңелсәң, барысын да сөйләп бирәсең, дидем. Ризалашты. Бернинди тамгалары,  ягъни крапленый булмаган өр-яңа  карта белән  уйнадык. Мин оттым. Төрмәчеләр әйткән  сүзендә торучан  халык.  Бөтенесен дә   сөйләп бирде.  Әлбәттә, җинаятьче белән  карта уйнарга бернинди  вузда  да өйрәтмиләр. Әмма максат  чараларны аклый, диләрме әле.  Әнә шундый  алымнарга да барырга туры   килде”, – дип   сөйли Илфар  Зөфәр  улы.

  Бервакыт Казанның   “Океан”   кафесы  янындагы  9  катлы    йорт төзелешендә көчләү билгеләре булган хатын-кыз мәете табыла. Объектта төзелеш батальоны солдатлары  эшли, гражданскийлар  да бар. Шунда  эшләүчеләр үтергән булырга тиеш  дигән  версия  алга  сөрелә.  Әмма  кем? Тикшерү  төркемен башлык  үзе  җитәкли, 200ләп  солдатның һәрберсен  үз  күзе  аша  үткәреп, сүтелмәстәй йомгакны  әкренләп  сүтәләр. Шик төшкән кеше үзенең җинаять кылганын таный һәм тиешле җәзасын ала. “Татарский  двор” төркемнәрен таркату, шау-шулы “Кармак” операциясе дисеңме, гомумән, оператив төстә нокта  куелган  җинаять эшләре  милиция полковнигы эшчәнлегендә  күп  була. Ул 90нчы  елларда Шәмәрдәндә  Казан бандитлары  килеп  атыш оештырган вакытта киңәшләрен биреп  Саба эчке эшләр бүлегенә дә ярдәм итә.

“Эчке эшләр органы  хез­мәт­кә­реннән  интуиция, салкын  канлылык, тырышлык сыйфатлары беренче  чиратта  сорала. Ял­­кауланмаска  кирәк. Оеш­тыра белү, таянырдай  кешеләр булырга тиеш. Бандитларга оператив мәгълүматны тап­шырырга җыенучылар  да булды.  Аларны тиз арада  фаш иттек. Мин  коллективтагы меңнән  артык  кешенең  һәрберсен яхшы белә  идем. Отпускага  китүчеләр беркайчан  да гаризасын  кабул итү бүлмәсендә генә калдырмады. Барысын  да  чакырып  кертәм, тормышы белән кызыксынам, әлбәттә, матди  ярдәм күрсәтелә. Элекке хезмәттәшләрем әле дә ике куллап күрешә. Милициядә эш­ләүчеләрне  кырыс  кешеләр дип  сөйлиләр. Алай түгел. Әгәр дә  күңелеңдә җан эретерлек  хисләр булмаса,  кешене  аңлавы  кыен.  Күпләрнең  йөрәгенә үтеп  кереп, сәләтләрен  ачып, үзешчән  сәнгатьне дә алга җибәрә  алдык. Меңгә  якын хезмәткәр, кемнең нинди осталыгы бар, шунда тартылды. Икешәр  сәгать  концерт  куя, үзем гармун белән  сәхнәгә беренче  чыга  идем. Дүрт тапкыр ТНВда ”Җырлыйк әле” тапшыруында да кат­наштым”, – дип күңелендәгесен  уртаклаша  авылдашым.

Илфар  Билалов  пенсиягә дә ике тапкыр  киткән  кеше.  Эчке эшләр  бүлегеннән отставкага  чыкканнан   соң 15  ел Ленин районының суд приставлары  хезмәте  начальнигы булып эшли. Инде 2014  елдан лаеклы  ялда. Тормыш иптәше Сания ханым белән онык-оныкчыклары бәхетенә куанып  яшиләр. Буш  вакытында  кулына гармунын ала, Зөя  елгасына гаилә белән балыкка  йөриләр. Тормышында үзенә шундый  җаваплы,  авыр һөнәр  сайлаганына үкенми. “Тагын бер гомер  бирелсә, һич икеләнми  шушы  юлдан  китәр  идем. Абсолютно!” – ди.  Шулай дип җиргә зур эшләр башкарырга  килгәннәр генә әйтә ала.

“...Бүген Билаловка  Волынкин  да  танымаслык  булып  күренде.    Моңарчы  күңелендә яшеренеп  ятканнарны  кемгәдер  сөйлисе  килгән  аның.  Шуның өчен  ул милиция  коллективыннан, унлаган  офицер  арасыннан  бер  кешене – капитан Билаловны  чакырткан.

–Саубуллашу  шушы  булыр, Волынкин, – диде  Илфар  Зөфәрович,  гаепләнүченең  күзенә  туры  карап. –Эшегез  бер-ике  көннән  прокурорга,  аннары  судка  җибәрелә.  Аяк  чалган  өчен  бигайбә,  гафу үтенәм.  Монысын  Волынкинга  көлемсерәп  әйтте  ул.

–Ярый, аяк  чалдыгыз әле. Югыйсә  ул чибәр  албасты  белән  ниләр  генә  күрмәс  иде  минем  газиз  башкайларым!  Волынкин  Билаловка биргән  вәгъдәсендә  торган: судта  үз гаепләрен  тулысынча  икърар  иткән.

“Кармак” операциясе  шулай  "чуртан"  өерен  фаш итү,  Волынкинны  9 елга ирегеннән  мәхрүм  итү белән  төгәлләнде.

(Мәгъсүм  Насыйбуллинның  “Син  –  тикшерүче бит”  дигән  китабыннан)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев