Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Азат Фазлыев әнисенә дип җыелган акчаны авыру сабыйга тапшыра

Арча районы Утар Аты авылында яшәүче Адил Миңнуллинга 4 яшь тула. Шушы вакыт эчендә сабыйга нинди генә диагноз куелмаган, нинди генә сынаулар аша узарга туры килмәгән. Ә көрәш әле дә дәвам итә..

Адил 2015 елның 21 маенда туа. Авыру көтмәгәндә, гап-гади температурадан башланып китә. Анализлар бер ни дә күрсәтми. Башта Арча хастаханәсенә яталар, аптырагач, Казанга, йогышлы авырулар хастаханәсенә баралар. Әмма температураның нәрсәдән икәнен әйтә алмыйлар.

Республика балалар клиник хастаханәсендә пункция алгач кына, Адилнең канында цитамегаловирус табалар. Аны да дәвалыйлар, ләкин температура бүгенге көнгә кадәр төшми.

Соңрак кечкенә Адилгә тагын бер куркыныч диагноз - “сул як үпкәдә ателектаз” дигәнен куялар. Михнәтләр әле моның белән генә тәмамланмый. Нәни Адилнең гомере өчен көрәш әле дә дәвам итә. Әти-әниләре, якыннары кулларыннан килгәннең барын да эшли, газиз уллары өчен алар барысына да әзер.

Шушы көннәрдә Адилнең әнисе Гөлзирә ханым яхшы яңалык җиткерде. Җырчы Азат Фазлыев Миңнуллиннар гаиләсенә 3600$ (якынча 230000 сум) акча тапшырган. Бу акча Азатның яман чир белән көрәшүче әнисен терелтү өчен ярдәм йөзеннән үткәрелгән хәйрия концертында җыелган.

 

"Безнең өчен бу көтелмәгән хәл иде. Шушы изгелекләр өчен Аллаһы Тәгалә һәрберегезне зурласын, сөендерсен, сәламәтлектән аермасын иде" ди Гөлзирә Миңнуллина.

Ярдәм итү өчен реквизитлар:
СБЕРБАНК 4276 6200 4149 2152
Гульзира Маратовна (мама)
АК БАРС : 2200 5301 2798 0290
Гульзира Маратовна (мама)
СБЕРБАНК 2202 2003 7101 6450
Тимур Рустамович (папа, карта привязана к номеру 89510612282)
QIWI кошелёк: +79372828789
PAYPAL: princess-0306@mail.ru (Миннуллина Гульзира Маратовна)

Фото: скриншот инстаграм, группа вк https://vk.com/minnullinadil

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев