Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

Байлар Сабасында яшәүче Мәнзума Әлмөхәммәт кызы Хуҗинага 101 яшь тулды

Мәнзума Хуҗинаны район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов тәбрикләп, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлавын һәм район башлыгы исеменнән туган көн бүләкләре тапшырды.

 

Мәнзума Хуҗина 1925 елның 28 февралендә Байлар Сабасында  гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килгән. Саба мәктәбендә 8 сыйныф белем алгач, 1942 елда Саба халык судында сәркатип булып үзенең хезмәт юлын башлый. Кичке мәктәптә укып урта белем ала.  Тирән белемле,   оештыру сәләтенә ия кыз 9 ел  район комсомол комитетында   эшли.  1954 елдан  район мәгариф бүлегендә  икътисадчы һәм   профсоюз комитеты  бухгалтеры вазифасын башкара. 1980 елда  лаеклы ялга чыккач та 12 ел яраткан хезмәтеннән аерылмый.   Тормыш иптәше Әбүбәкер белән  30 ел бәхетле гомер кичерә,   ире 2001 елда вафат була. Ул бертуган апасының кызлары Зарема һәм Земфира Нәбиуллиналар тәрбиясендә яши.

Мәнзума Хуҗинаны  район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов тәбрикләп, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлавын һәм район башлыгы исеменнән туган көн    бүләкләре  тапшырды. 

“Сез – районыбыздагы иң өлкән кешеләребезнең берсе.  Матур гомер юлы үтеп, шушы көнгә җиткәнсез. Бүген якыннарыгызның кадер-­хөр­мәтендә хәерле картлык кичерәсез. Гомерегезнең күп өлеше  район мәгариф бү­леге белән бәйләнгән.  Хез­мәтләрегез өчен бик зур рәхмәт. Алдагы көннәре­гез­не дә иминлектә, сау­лык-сә­­ламәтлектә каршыларга­ яз­­­­сын!”, – диде Расих За­­­кир­җанов. Мәнзума Әл­мө­хәммәт кызын Саба шәһәр җир­леге башлыгы Расих Хәсәнов, социаль яклау бү­леге җитәкчесе Лилия Гай­нетдинова, мәгариф хез­мәт­­кәрләренең  профсоюз оеш­масы рәисе Айгөл Шәм­се­­­вәлиева тәбрикләп, из­ге те­ләк­ләр җиткерделәр.

“Хезмәтемне бәяләп кил­гәнегез, шулай хөр­мәт­лә­гәнегез өчен барыгызга да бик зур рәхмәт. Эшләгән чорда да хезмәттәшләрем бик яхшылар булдылар. Дус-тату эшләдек. Үзем дә гомер буе  беркем белән тавышка кермәдем. Мине зурлавыгызга Аллаһ  үзегезне олыласын!”, – диде Мәнзума әби һәркемгә рәхмәтле булып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев