Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бала табу йортына кертмәгәч, машинада бала тапкан [фото]

Чиләбедә 7 июль төнендә булган бу вакыйга кайбер кешеләрнең никадәр намуссыз һәм җавапсыз булуын тагын бер кат дәлилли. Кыскасы, Ольга Подрядова дигән ханым бала табыр вакыт җиткәч алдан сөйләшеп куйган бала табу йортына китә. Дөресрәге, ире аны үз машиналарына утыртып өйдән чыгып китәләр. Тик медицина учреждениесенә килеп җиткәч, каравылчы аларның...

Чиләбедә 7 июль төнендә булган бу вакыйга кайбер кешеләрнең никадәр намуссыз һәм җавапсыз булуын тагын бер кат дәлилли.
Кыскасы, Ольга Подрядова дигән ханым бала табыр вакыт җиткәч алдан сөйләшеп куйган бала табу йортына китә. Дөресрәге, ире аны үз машиналарына утыртып өйдән чыгып китәләр. Тик медицина учреждениесенә килеп җиткәч, каравылчы аларның машиналарын шлаугбаум аша уздырмый. Икенче керү ишегенә барып карыйлар, анысы бикле була. Чарасызлыктан, Ольганың ире Максим койма аша кереп "приемный покой"да йоклап яткан шәфкать туташын уята. Бу хәлләр 8 июль иртәнге икеләрдә була.
Шәфкать туташы исә Максимга ашыгыч ярдәм чакыртырга гына киңәш итә, янәсе алар гына Ольганы бала табу йортына кертә алачаклар. Ире кире машинасы янына килеп җиткәндә Ольга бала таба башлый, ә Максимга кызын беренче булып күрергә насыйп була. Шулай итеп ул 4 кг авырлыктагы 52 см лы кызын ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче кабул итеп алган була инде. Ирнең бу вакытта нәрсә кичергәнен ул үзе генә белә.
Табиблар килеп кендеген кисеп Ольганы бала табу йортына алып кереп китәләр. Бәхеткә, барысы да әйбәт узган. 30 яшьлек хатын икенче тапкыр бала тапканга, иренә бала табу мизгелләрендә ярдәм дә иткәләп торган, нәрсә эшләргә кирәклеген аңлаткан. Ә бит югалып-каушап калган булсалар, бу хәлләрнең ни белән тәмамланачагын күз алдына китерүе дә куркыныч.
Бу вакыйга белән Чиләбе Тикшерү комитеты һәм прокуратурасы инде кызыксынып бала табу йортында тикшерү эшләрен башлаганнар. Медицина оешмасының персоналы битарафлыкта һәм ярдәм күрсәтмәүдә гаепләнә.
Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X