Балаларны автокреслосыз йөрткән өчен штраф күләме артты
РФ Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр керткән федераль закон 9 гыйнварда үз көченә керде.
Физик затларга Штраф 5 мең сумга кадәр арттырылды, юридик затларга — 200 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга һәм үзмәшгуль такси йөртүчеләргә ул 50 мең сум күләмендә билгеләнде.
Исегезгә төшерәбез, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча балаларны машинада 7 яшькә җиткәнче махсус тотып торучы җайланмалар кулланып, 12 яшькә кадәр алгы утыргычта йөртергә кирәк.
Дәүләт автоинспекциясе 12 яшькә кадәр хәтта арткы утыргычта да балаларны тотып тору җайланмаларын кулланырга киңәш итә. Бу хәрәкәт вакытында максималь куркынычсызлыкны тәэмин итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев