Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Балам теләде бит, шуңа бурычка кердек"

Туганыңны сөйләү килешмәсә, әйтим әле. Чөнки аларның кыланмышына түзәр чама калмады. Ризидә миңа ике буын аша туган тиешле хатын. Безнең балачак бергә үтте, кияүгә дә бер ел аерма белән генә чыктык. Хәзер ике гаиләдә дә балалар үсә инде. Безнең кебек, алар да аралаша, күбрәк шалтыратышабыз. Очрашу-күрешүләр - бәйрәм көннәрендә генә....

Туганыңны сөйләү килешмәсә, әйтим әле. Чөнки аларның кыланмышына түзәр чама калмады. Ризидә миңа ике буын аша туган тиешле хатын. Безнең балачак бергә үтте, кияүгә дә бер ел аерма белән генә чыктык. Хәзер ике гаиләдә дә балалар үсә инде. Безнең кебек, алар да аралаша, күбрәк шалтыратышабыз. Очрашу-күрешүләр - бәйрәм көннәрендә генә.

Үзебез дә, ирләребез дә эшләп торалар, анысы. Әмма ул акчаларның бернигә җитәсе юк. Айлык түләүләргә, ипи-сөткә китә дә бара. Ни дә булса корасы булса, барыбер кредит алмыйча булмый. Әле ярый минем ир тәмәке тартмый. Ризидәнеке тарта да әле. Бер кабын әллә 90 сумга ала ул, ачуым да бер килмәгәе. Көненә икәү кирәк, ди. Балалар да үсә бит инде, аларга күп кирәк. Беркөнне, мәсәлән, мин үземнекенә 500 сумга трико, 600 сумга футболка алдым. Футболкасы кыйммәтрәк булды инде булуын, әмма бик сорагач алдым инде. Түшенә саннар төшерелгән, яшьләр арасында шундыйлар бик популяр икән.

Узган атнада Ризидәнең кызы туган көнен бәйрәм итте. Ата-анасы бүләк итеп уч төбе хәтле генә эт алып биргән моңа. Минем кыз кайтты да сөйләп туя алмады инде. Имеш, кулдан да төшми икән, бик иркә икән, шуннан артыгын үсми икән, токымы шундый икән. Бераз салкынча көннәрдә болай гына алып чыгасы түгел, киендерергә кирәк, ди. Этләр өчен махсус кибетләр дә бар икән, җаның теләгәнне сатып алып була ди. Акчаң гына булсын, аяк киемнәренә кадәр бар, ди. Икенче көнне Ризидәдән барысын да белештем: баксаң, бу этне кызлары әллә күпме вакыт сорый икән инде болардан. Бик үтенеп сорагач, алдык инде ди, аклангандай. Күптән түгел генә миннән акча алып торганнар иде алар. Нигә икәнен төгәл генә әйтмәделәр.

Баксаң, шушы уч төбе кадәр эт алырга булган икән ул! Үзләренең 20 меңенә минем 15 мең сум акчамны кушканнар. Соң, бала-чага сорый инде ул! Аларның сораган бер әйберен ала башласаң монда, ыштансыз каласың, өеңне саттырырлар, Аллам сакласын. Әле артык акчалары булса, дәшмәс тә идең аны. Бурычка алып соң! Рәтле әйбер булса да бу кадәр ачу килмәс иде. Песи баласы кадәр эт бит. Әйтерсең лә, авыл җирендә яшәгән бала өчен бу иң кызыккан, беркайчан күргәне булмаган нәрсә. Әле киендерергә дә кирәк икән бит аны. Уч төбе кадәр ул көчеккә үзең кимергәннән калган сөякне дә бирә алмыйсың бит әле. Теләсә-нәрсә ашый ди мени ул сиңа?

Монда үзең тапкан балаңа ни киендереп, ни ашатырга белми яшәгән заманда. Белмим, бәлки мин дөрес уйламыймдыр. Әмма мин моны ахмак бүләк дип саныйм. Ирем аз сүзле кеше минем. Теленә салынырга яратмый. Бу хәлләрне ишетте дә: "Хәерче байлар", - дип кенә куйды. Чыны шул инде, уйлап карасаң. Үзләре хәерче, ә байларча кыланган булалар. Менә кайчан кайтара Ризидә миңа бурычын, билгесез. Мин монда футболканы кыйммәтсенеп торам тагын, ә башкалар әнә ничек кылана. Саташуларыдыр бу аларның, бүтәнчә аңлата да алмыйм.

Безнең авыл гыйбрәте газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев