Баламны табарга булыш
Беркемне дә, бернәрсәне дә тулысынча белеп бетерү мөмкин түгел. Адәм баласы җанында дистәләрчә еллар әллә нинди хәтәр серләр йөртергә мөмкин.
Күптән түгел булган вакыйгадан соң моның шулай икәнлегенә мин тагын бер мәртәбә инандым.
Минем бер дустым бар. Дусларым күп, ләкин ул минем өчен бер генә. Ул - җанымның яртысы, игезәк туганым кебек. Чаллыда яши. 1975 елда, мәктәптә укыганда, тимер-томыр җыю буенча безнең сыйныф алдынгы урынга чыкты да, безгә Ленино-Кокушкинога путевка бирделәр. Дустым белән шунда таныштым. Күрше авылларда гына яшәсәк тә, алар бөтенләй башка мәктәптә укыйлар иде. Шул көннән без гел бергә булдык. Үсмер чак, беренче мәхәббәт хисләрен, беркемгә сөйләмәгән сүзләребезне, шатлык-кайгыларыбызны үзебез генә белдек. Хәзер дә бишәр-алтышар тапкыр чылтыратышып, һәр адымыбыз турында хәбәрләшәбез. Минем тормыш җиңелдән булмады, менә егылам, менә егылам дигән өметсез чакларымда Зөбәрҗәт исемле дустым белән шушы дустым гел яныма килеп, җилкәләрен куйдылар, көч бирделәр.
Беркөнне шушы дустым чылтырата: "Миләшкәй, баламны табарга булыш, мин бүтән түзә алмыйм! Зинһар, кил!" Аңлап бетермәгәнлектән (чөнки аның ике кызы бар, икесе белән дә әле берничә сәгать элек кенә телефоннан сөйләшкән идем, берсе Мәскәүдә, берсе Волгоградта яши): "Син кем турында сөйлисең, кайчан югалды?" - дип сорадым. "Аңлатырга бик озак, кил әле син, мин үзем генә - Илшат (исемнәрне үзгәртеп язам - М.Х.) Мәскәүгә эш белән китте, бер атнасыз кайтмый", - диде дустым. Аның ире зур заводта баш инженер, директор урынбасары. Хәзер чыгып китсәм, бүген кайтып җитә алмыйм, иртәгә иртүк китәрмен дип уйлап: "Ярар, иртәгә сәгать уннарда яныңда булырмын", - дип вәгъдә бирдем. Дустым сөйләгән вакыйга мине телсез генә калдырмады, бөтен тәнемне көзән җыера башлап, идәнгә авып төштем... Әгәр ярты сәгать элек кенә дустым турында берәр кеше шундый сүзләр сөйләгән булса, мин аны, ким дигәндә, сугып егар идем.
...1978-80 елларда, мин казах далаларына эшкә киткәч, дустым бер егет белән таныша. Үлеп гашыйк була. Артык яшьлеге, беркатлылыгы белән алдана, авырга уза. Алты айлык корсакны күпме генә кысып бәйләсәң дә артык яшереп булмый. Хатлар аша сизә идем нидер булганын, тик үземә дә 17 яшь, андый хәлдер дип кайлардан башыма килсен?! Үги ата белән үскән кыз бала әнисенә дә ачылып сөйли алмый, беразга дип, әнисенең сеңлесе янына Башкортстанга китеп бара. Ә анда, дустымның бәхетенәме, әллә бәхетсезлегенәме, әнисенең сеңлесе инде күптән иренең туганнарына хәл белергә барырга җыенган була һәм дустым килүгә, бик шатланып, ирен ияртеп, ике атнага китеп тә бара. Ялгыз йортта иркендә, тынычта бер атна вакыт үтә. Ә бертөнне дустымның эче кисеп-кисеп авырта башлый һәм җиде айлык кыз бала дөньяга килә. Җитлекми туса да, сау-сәламәт, бик тере була ул. Дустым башта баланы кая да була алып барып ташларга уйлый. Тик газиз сабыен кочагына алгач, өнсез калып, моны эшли алмый. Таң атуга, кунакка киткән туган апасына чылтырата: "Бик нык чирлим, тора да алмый идем, көчкә килдем (чыбыклы телефон авылда ике җирдә генә - совхоз директоры өендә һәм медпунктта гына), кайтыгыз!" - ди. Йорт хуҗалары кайткач, баланы күреп шок хәлендә калалар. Аннан әлеге гаять четерекле хәлдән чыгу юлын өч көн, өч төн эзлиләр. Баланы Татарстанга алып кайту турында сүз дә була алмый. Ниһаять, бер карарга килеп, дустымның туган апасы: "Мин иртәгә кайтам, баланы берәүгә дә күрсәтәсе булмагыз!" - дип, чыгып китә. Ә икенче көнне төнгә каршы капка төбенә "Урал" мотоциклы килеп туктый, хуҗабикә яшь кенә, матур киенгән башкорт ире белән хатынын ияртеп килеп керә. Икесе дә баланы кулларына алып карыйлар. Ул хатынның әйткән сүзләрен дустым бүген дә хәтерли, йөрәгемә мәңгегә кереп калды ди. Баланы алып, чүпрәкләрдән арындыргач, хатын, елап: "Күптән көткәнем, балам минем, менә без очраштык та, инде мәңге аерылмабыз, Гөлдәрем - җан алмам!" - ди. Дустыма хәлне кыскача гына аңлаталар, бу хатынның башта - бер, аннан икенче баласы бик иртә үлеп киткән, сәбәбен дә белмиләр, шушы көннәрдә алты ай ярымлык көмәне төшкән, тик әле иренең әти-әнисе бу хакта белми икән. Киленен болай да яратмаган каенанасы: "Әгәр бу балаңны да саклый алмасаң, улымнан китәсең!" - дип, ныклы шарт куйган, ә башкортларда йортта ана сүзе беренче урында тора, ул ничек әйтсә, шулай була икән. Яшь килен: "Баламны әнием янына китеп табам, исән-сау калсын өчен монда тапмыйм, тудыргач, берәр айдан кайтырбыз", - дип киткән. Бу баланы алып, бүген төнлә юлга чыгасылар икән. Шулай итеп, 17 яшьлек дустым өч көн имезгән сабыеннан мәңгегә аерыла. Баштарак үзендә рәхәт җиңеллек тоя, юылмас хурлыктан шулай җиңел генә котылуына сөенеп бетә алмый. Ләкин бик яхшы иргә чыгып, ике бала табып, муллыкта көн күрсә дә, бәхетенең бер чите китек икәнен тоеп яши. Иренә ачылып сөйләргә әллә ничә мәртәбә талпынса да, булдыра алмый. Тәүге сабыен күрәсе килеп җаны телгәләнә, түзә алмас хәлгә килә. Апасы белән җизнәсе күптән гүр ияләре. Серне теге ир белән хатын гына белә. Ә дустым аларның исемнәрен дә, кайдан икәнлекләрен дә белми. Апасы шул көнне бик нык кисәткән була аны: "Оныт монда булган хәлләрне, беркайчан телгә аласы булма, эзләмә дә!"
Дустым баласын эзләп Башкортстанга өч ел рәттән барган икән, миңа: "Апа каберенә барам", - дигән иде. Тик баланы ничек табасың? Ул туган йорт та күптән юк инде. Ике ай элек исә дустымны җүләрләнер хәлгә китергән вакыйга булган. Аның Мәскәүдә яшәүче кызы бала тапты. Баланы беренче мәртәбә күреп, коендырганда дустым мәтәлеп китә язган: баланың уң бот төбендә йолдыз формасындагы миң күргән, нәкъ үзенең ташланган сабыеныкы кебек, нәкъ шул урында! Дустым хәзер баласын табу хакына үләргә дә риза, гаиләсен югалтудан да курыкмый. Утырабыз шулай уйлап: кайсы баштан тикшерә башларга, баланы алган гаиләне ничекләр эзләп табарга? Эшкә тотыну өчен ике генә нәрсә билгеле: кызның исеме Гөлдәр булырга тиеш, аны үзенә кыз итеп алган хатынның 1979-80 елларда ике баласы үлгән, ире зоотехник. Бүтән мәгълүмат юк. Авыллары Күгәрчен авылыннан ерак түгел.
Гаепли алмыйм дустымны: еллары шундый иде. Ана буларак аңлый да, кичерә дә алмыйм. Нишләргә дә белгән юк...
Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА. Мамадыш районы, Ямаш авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев