Баланы спайстан ничек сакларга
Күптән түгел Казан мәктәпләренең берсендә коточкыч хәл була: бер төркем үсмер физик тәрбия дәресендә аңын югалтып егыла. Ярый әле укытучы эшнең нидә икәнен аңлап, тизрәк "Ашыгыч ярдәм" чакырта. Малайлар спайс белән агуланган икән. "Укытучы берничә минут вакытны кулдан ычкындырса, үсмерләрне югалта идек", - ди Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең...
Күптән түгел Казан мәктәпләренең берсендә коточкыч хәл була: бер төркем үсмер физик тәрбия дәресендә аңын югалтып егыла. Ярый әле укытучы эшнең нидә икәнен аңлап, тизрәк "Ашыгыч ярдәм" чакырта. Малайлар спайс белән агуланган икән.
"Укытучы берничә минут вакытны кулдан ычкындырса, үсмерләрне югалта идек", - ди Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе баш белгече-эксперты Марина Фирсова. Яңа төр наркотиклар һәм психоактив матдәләр таралмасын өчен гаиләләр, балалар белән эшне ничек оештыруга багышланган семинарда яңгырады бу сүзләр. Анда районнардан социаль оешма вәкилләре катнашты.
Шушы көннәрдә Дәүләт Советында Россия Дәүләт Думасы депутатлары катнашында узган күчмә утырыш та наркомания һәм башка социаль авыруларны кисәтүгә багышланды. 2014 елда Россиядә наркотикларга бәйле 8 миллион кеше рәсми теркәлгән. Белгечләр фаразлавынча, илдә 15-20 миллион кеше даими наркотик куллана. Ә Татарстан сәламәтлек саклау оешмаларында наркомания диагнозы белән 9 мең ярымнан артык кеше исәптә тора. Наркотиклар белән сәүдә итүчеләр соңгы елларда шул ятьмәгә күбрәк үсмерләрне эләктерергә тырыша.
Синтетик наркотикларны, әйтик, шул ук спайсларны нинди генә төргәкләрдә чыгармыйлар. Ялтыравык кәгазьләргә төрелгән наркотикны тәмле сагыз яки конфет буларак та укучыларга өләшәләр. Ә бер генә татып карауның да азагы яман беткән очраклар аз түгел: балалар аңын җуя, үз-үзен белештерми - тилерә, үзенә кул сала...
2014 елда наркотиклар белән бәйле үлем-җитемнәр кимегән, ләкин психотроп матдәләр, синтетик наркотиклар аркасында үлүчеләр арткан. Спайслар исә законсыз әйләнештәге наркотик матдәләрнең 70 процентын били. Аның тагын бер куркыныч ягы: синтетик наркотиклар гел яңартылып тора. Соңгы 3 елда гына да 80нән артык яңа төре ачыкланган. Хокук саклаучылар узган ел ундүрт төрлегә юлыга. Марина Фирсова ассызыклаганча, берсеннән котылырга да өлгермисең, икенчесе, өченчесе пәйда була. Быел февраль аенда яңа психоактив матдәләр әйләнешен тыю турындагы законның гамәлгә керүе аның тамырына беркадәр балта чабарга мөмкин. Төгәлрәге, җаваплылыкка тартырга, җинаять эше кузгатырга җиңелрәк булачак. Элек яңа төр спайс барлыкка килгәч, аны тыелган матдәләр исемлегенә керткәнче ярты, кайчак бер ел узып киткән. Ул дәвердә күпме кеше аның корбанына әйләнергә өлгерә. Хәзер исә шунда ук аның буенча җинаять эше кузгата алалар һәм сәүдәгәрләр, ярамаганын белмәдем дип акланып, судан коры чыга алмаячак.
Ә яшүсмерләр синтетик наркотикларга җиңел карый, янәсе, бер тапкыр татып караудан берни дә булмый. Соңрак бәйлелектән ничек котылырга белмиләр. "Әйләнештә яңа төр синтетик матдә барлыкка килгәч, ул организмга ничек тәэсир итә, дип сорыйлар, - ди республика наркология диспансеры баш табиб урынбасары Степан Криницкий. - Монда ниндидер яңалык эзләргә кирәкми. Психоактив матдәләрнең барысы да организмны бер үк төрле агулый, чөнки бөтенесе бер-иш, бары химик матдә генә үзгә". Бәйлелек исә балачактан башлана. 13-14 яшендә җилем, химик эретмә иснәүчеләр, тәмәке тартучылар арасында 19-20 яшькә җиткәч, хроник алкоголикка әйләнүчеләр күп. Шуңа күрә баланың тәмәке тартуына битараф калырга ярамый, дип кисәтә нарколог. Әле тагын химик эретмәләр баланың нерв системасын какшата. Аның башы авырта, кәефсезләнә, укуы начарлана, дәрес программасын үзләштерә алмый башлый.
Белгеч күңел ачу урыннарында киң таралган кальянга да аерым тукталды. Тәмәкедә иң зыянлы актив матдәләр - сумала һәм никотин булса, монда төтенләүче сөрем газы нерв системасын ярсыта. Шуның аркасында сулыш юлларында яман шеш чире килеп чыгарга мөмкин. Гигиена ягын да исәпкә алып, күп кенә илләрдә кальян куллану тыелган. Кальянны тартканда торбасыннан төкерек катыш төтен, пар бөркелеп чыга. Күп кеше тартуга карамастан, аны еш чистартмыйлар. Ә лабораториядә тикшергәндә туберкулез һәм эчәклек таякчыклары, гөмбәчекләр табылу очраклары шактый икән.
Мондый утырышларда, гадәттә, профилактика турында да сүз алып барыла. Наркоманиядән дәвалауга караганда, аны кисәтү яхшырак. Балаларны күбрәк спорт секцияләренә, түгәрәкләргә тартырга кирәклеген әйттеләр. "Иң нәтиҗәле ысул - өлкәннәрнең үрнәк күрсәтүе, - ди С.Криницкий. - Аракы эчкән, тәмәке тарткан гаиләдә үгет-нәсыйхәт белән шөгыльләнү - вакытны бушка уздыру ул. Файдасы булмаячак. Бала әйткәнне ишетми, ә һәр гамәлегезне күзәтә һәм үзенә сеңдерә. Әти кеше эштән кайта да, арыдым дип сыра яки аракы эчеп куя икән, үскәч, бала да шуны кабатлаячак. Хәмер диңгез кебек аккан табынга хет балаларны утыртмасыннар иде". Соңгы бер-ике елда эш урынында тарту тыелгач, тәмәкечеләр урам якка чыгып көйрәтә башлады. Дәвалау оешмалары янында да мондый ямьсез күренешкә тап буласың.
Аеруча шәфкать туташлары арасында тартучылар байтак. Киләчәктә аларга да бер-бер чара күрелми калмас, шәт. "Офислар янәшәсендә тәмәке пыскытып, яшьләргә начар үрнәк булып тормасыннар, аларның барысын да чүплек янына куарга кирәк", - ди нарколог. Беренче карашка, бик катгый әйтелгән сүзләр. Ә нигә, бәлки, профилактиканы нәкъ менә шундый кискен чаралардан башларгадыр?
("Ватаным Татарстан", /№ 68, 16.05.2015/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев