Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балтачның балалар агуланган бассейнында су чистарту датчигы төзек булмаган

29 март көнне «Дулкын» бассейныннан Балтач район үзәк хастаханәсенә хлор белән агулану билгеләре белән 8 бала китерелде.

Балтачта 8 бала хлор белән агуланган бассейнда су чистарту датчигы төзек булмаган. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

 "Тикшерү барышында ачыкланганча, 28 мартта кече бассейндагы су чистарту автоматының датчигы бозылган. Икенче көнне бассейнда су әзерләү системасының техник эшләрен үткәрү вакытында бик каты хлор исе килә башлаган", - дип аныкладылар идарәнең матбугат хезмәтендә.

Бассейнда һава һәм су пробалары алынды, аның нәтиҗәләре буенча хлор һәм хлороформның микъдары гигиена нормативларына туры килмәве билгеләнде.

Тикшерүдән соң идарә бассейн эшен вакытлыча туктатып тору турында беркетмә төзеде.

Әлеге факт буенча «куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәүче эшләр башкару яки хезмәтләр күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, ә прокуратура тикшерү оештырган иде.

Фото: архив/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев