Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Яңалыклар

Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Бүген Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты

​​​​

Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Фото: ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Бүген Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульяновск, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм аларның әти-әниләре, җирле халык, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре һ.б. бар иде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сабантуйда мәртәбәле кунаклар арасында Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татарстан Республикасы татар-башкорт милли спорт көрәше федерациясе рәисе Рөстәм Кәлимуллин, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Һашимова, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин, җырчы, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов һ.б. булды.

Сабан туе балаларның Коръән аятьләре һәм догалар укуы, мөнәҗәтләр әйтүе, төрле иҗади чыгышлары белән ачылды.

Үзенең сәламләү чыгышында Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин Аллаһ Илчесенең с.г.в. билгеле хәдисен китерде. «Биш нәрсә килгәнче, биш төрле әйбернең кадерен бел. Яшьлегеңнең кадерен бел – картлык килгәнче. Сәламәтлегеңнең кадерен бел – авыру килгәнче. Байлыгыңның кадерен бел – фәкыйрьлек килгәнче. Вакытыңның кадерен бел – мәшәкатьләр килгәнче. Үлемеңнән әүвәл яшәвеңнең кадерен бел», – ди ул.

Мөфти хәзрәт җыелган халыкка нәсыйхәтләрен ирештереп, Сабан туеның күп еллар дәвамында татар-мөселман традицияләрен торгызуга хезмәт итүен искәртте.

Аннары Мөфти Камил хәзрәт Балтач мөхтәсибәте активистларын бүләкләде. Татарстан мөфтияте медален Мөфти кулыннан Бөрбаш авылы мәчете мөэзине, мәчет эшчәнлегендә катнашучы Дамир Шакиров алды. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең рәхмәт хатлары белән Бөрбаш авылы мәчете эшчәнлегендә катнашучы Хәбир Гобәйдуллин, Бөрбаш пансионатында балалар тәрбиясенә зур өлеш кертүче Гөлнара Сәләхетдинова һәм Сосна авылы мәчетенең имам-хатыйбы, ислам динен таратуга зур өлеш кертүче Фәнил Закиров бүләкләнде.

Башка хөрмәтле кунаклар үз чыгышларында шулай ук мөселман балалар Сабан туеның дини тәрбияне, рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауда, шулай ук гаилә татар-мөселман традицияләрен ныгытуда әһәмияте зур булуын ассызыклап уздылар.

Быелгы бәйрәм программасы 30дан артык ярыштан гыйбарәт булды: кул көрәше, чүлмәк вату, таяк һәм аркан тарту, әтәч тоту, стаканга су ташу, йомырка кабып йөгерү, капчык сугышы, күз бәйләп әйбер кисү, капчык киеп йөгерү, төз баганага менү, утын кисү һ.б.

Сабан туеның төп бизәкләренең берсе булып татарча көрәш булды, ул 18 яшькәчә малайлар һәм яшүсмерләр арасында узды. Хәзрәтләр һәм 60 яшьне узган ветераннар арасында да көрәш үткәрелде.

Әлеге Сабан туеның үзенә генә хас үзенчәлеге – бирегә килгән халыкның бергәләшеп мәйдан уртасында өйлә намазы укуы. Бу вакытта барлык уеннар да тукталып торды.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/baltacta-xix-rossiyakulam-moselman-balalar-saban-tue-uzdy-5926574

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев